news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Җиһаншаны "Азан" радиосында "Иман тәме" тапшыруын алып барырга чакырганнар

Артист фикеренчә, кешеләрнең дин темасына сораулары күп, ә аларга ачыклык кертүче тапшырулар бик аз.

Фәнис Җиһаншаны "Азан" радиосында "Иман тәме" тапшыруын алып барырга чакырганнар
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Данис Вахитов). Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша "Азан" радиосында “Иман тәме” тапшыруын алып барачак. Бу хакта ул “Татар-информ”га хәбәр итте.

“Кешеләрдә дингә кагылышлы сораулар бик күп туып тора, ә аларга ачыклык кертүче мәгълүмат чаралары, шул исәптән радиотапшырулар бик аз, без аның күбрәк булуын телибез һәм шуңа күрә мин бу эшкә бик теләп алындым”, - диде ул.

Фәнис Җиһанша “Болгар радиосы"нда “Уразаның тәме” дигән тапшыру алып барган. Тамашачылардан килгән сорауларны Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенә юллап, андагы белгечләрдән алган җавапларны укыган. Тапшыру 30 көн - Рамазан ае буе эфирга чыккан. Хәзер артистка "Азан" радиосыннан шундый ук проект белән мөрәҗәгать иткәннәр. “Радио тыңлаучылар арасында дингә кагылышлы сорауларга ачыклык кертер йөзеннән бездә җаваплар тупланды. Менә шушы сорауларга җавапны радио тыңлаучыларга сезнең тавыш белән ишеттерәсе килә, диделәр”, - дип сөйләде актер.

Фәнис Җиһанша дингә кагылышлы туган сорауларны авыл имамы яисә мөхтәсибәт белән чишәргә чакыра: “Күрше менә шулай дип әйтте, автобуста утырып кайткан бабай шулай дип сөйләп кайтты”, - дигән сүзләргә таянып яшәү рәвешен төземәгез, шул кешедән ишеткән сүзләргә нигезләнеп, башкаларга да фәтвә бирә күрмәгез!” - диде ул.

“Безнең максатыбыз ачыклык кертү, халык нәрсәнең ак, нәрсәнең кара икәнен белеп торырга тиеш. Тапшыруны 11 февральдән көнгә 4 тапкыр "Азан" радиосы сайтында һәм телефонга урнаштырылган кушымталарда тыңлый аласыз”, - диде Фәнис Җиһанша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100