news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Җиһанша татар киносында иң күп төшүче артист дип табылды

Актерлар йортында кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә» регионара премиясенең беренче этабы үтте.

Фәнис Җиһанша татар киносында иң күп төшүче артист дип табылды

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша татар киносында иң күп төшүче артист буларак бүләкләнде. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

27 декабрьдә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә» регионара премиясенең I этабы үтте.

Фәнис Җиһаншага бүләкне Россиянең танылган кастинг-директоры Елизавета Шмакова тапшырды. Ел нәтиҗәләре буенча, ул 3 тулы метрлы картинада төшкән: «Кире», «Су Анасы» һәм «Кахексия».

Фәнис Җиһанша — театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика бүләге лауреаты. 1972 елның 1 июлендә Татарстанның Әтнә районы Күәм авылында туа. 1995 елда Казан сәнгать һәм культура институтын тәмамлагач, Татар академия театрына эшкә килә. Студент чагында Камал театры спектакльләрендә катнаша. Образның эчке психологик кичерешләрен тирәнлеге белән тамашачыга җиткерә алучы драматик артист.

Рольләре: Рим — «Җанкисәккәем», Артур — «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин); Сукыр патша — «Сукыр патша» (Н.Хикмәт); Тригорин — «Акчарлак» (А.Чехов); Освальд — «Өрәкләр» (Г.Ибсен); Гурман — «Урланган мәхәббәт» (И.Франко); Яңгура — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт); Сакмарский — «Артист-шоу» (Г.Кариев, З.Хәким); Альфред — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Ишан — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Алмаз — «Казан егетләре» һ.б.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100