Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәнис Җиһанша рус телендә уйный башлый
«Театр на Булаке» театры Э.Э.Шмиттның «Мсье Ибрагим» трагикомедиясендә уйнарга татар артистын чакырган.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша рус телендә уйный башлаячак. Үзенең «Театр на Булаке» театры спектаклендә катнашачагы турында «Татар-информ» хәбәрчесенә актер үзе хәбәр итте.
«Театр на Булаке» театры үз репертуарында уңышлы барган әсәрләренең берсен яңадан сәхнәгә кайтара – Э.Э.Шмиттның «Мсье Ибрагим» трагикомедиясен яңартып чыгара. 28 сентябрь көнне театрда премьера. Ибраһим ролендә Камал театрыннан чакырылган артист Фәнис Җиһанша уйнаячак. Спектакльне Искәндәр Нуриҗанов чыгара һәм үзе үк уйный да.
Рус телендә уйнарга алыну сәбәбен Фәнис Җиһанша пьесаны бик яратуы һәм бик чакырулары белән аңлата. «Аларның бу рольдә уйнаган актерлары киткән. Бу рольдә сезне генә күрәбез дип тәкъдим белән чыккач баш тарта алмадым инде», - ди актер.
- Камал театры актеры Фәнис Җиһаншаның театрдагы төп рольләренең берсе – Хуҗа Насретдин образы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз