news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнис Җиһанша чит илдәге татар эшмәкәрләренә актерлык осталыгы дәресләре бирә башлаган

Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры Фәнис Җиһанша татар эшмәкәрләре чакыруы буенча кичә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очты.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры Фәнис Җиһанша татар эшмәкәрләре чакыруы буенча Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очты. “Мин анда яшәүче милләттләшләребезгә актерлык осталыгы дәресләре бирәчәкмен, ораторлык сәнгате буенча мастер-класслар да булачак. Бизнесны алып барганда, актерлык осталыгы бик кирәк, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Фәнис Җиһанша. – Әлбәттә, алар иҗади очрашу үткәрелүен дә сорадылар. Мин анда үзебезнең татар шагыйрьләренең әсәрләрен укыячакмын. Шулай ук татар фильмнары да алып барам”.

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар балалары өчен дә әкиятләр кичәсе әзерләгән.

Татар артисты биредә ике атна булырга ниятли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot