news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегендә актерлык осталыгы буенча тренинглар уздырган

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегенә биредә яшәүче татар эшмәкәрләре чакыруы буенча килгән.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры артисты Фәнис Җиһанша бу көннәрдә Берләшкән Гәрәп Әмирлегендә Актерлык осталыгы буенча тренинглар уздырды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша үзе хәбәр итте.

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегенә биредә яшәүче татар эшмәкәрләре чакыруы буенча килгән. Татарстан артисты уздырган мастер-классларда социаль челтәрдә теркәлү узган һәрбер кеше катнаша алган. Алар арасында Дубайда ял итүчеләр дә, шулай ук биредә хезмәт итүчеләр дә булган.

“Аларга соклануымны яшерә алмыйм. Биремнәрне шундук эләктереп тә алалар, башкарып та чыгалар, - диде Фәнис Җиһанша “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Яңа белемнәр аларга яңа үрләр яуларга ярдәм итсен”.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot