news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнир Галимовның “Бабай утары” этноавылында яңа татар фильмы төшерелгән

Кинорежиссер Нәсүр Юрушбаев “Нигез-йорт” исемле яңа кыска метражлы нәфис фильмны төшереп бетергән, хәзер Казанда фильмны монтажлау башлана.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Журналист, документалист һәм кинорежиссер Нәсүр Юрушбаев “Нигез-йорт” исемле яңа кыска метражлы нәфис фильмын төшереп бетергән, хәзер Казанда фильмның монтаж өлеше башланачак. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе хәбәр итте. “Фильмны Башкортстанның Туймазы районында урнашкан “Бабай утары” этноавылында төшердек. Әлеге этнографик комплексны төзегән Фәнир Галимов безгә фильм төшерү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырды”, - ди Нәсүр Юрушбаев.

Искәртеп үтәбез, “Бабай утары” этнографик комплексын тумышы белән Төмәнәк авылыннан булган, Татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе Фәнир Галимов авылның 325 еллык тарихын күрсәтү теләге белән төзеткән. Этнографик комплексның төп вазифасы – яшь буынга XVII гасырдан алып, хәзерге көнгә кадәр булган тарихны күрсәтү.

“Нигез-йорт” нәфис фильмы әдәбиятның төрле жанрларында да актив иҗат итүче Галимҗан Гыйльмановның шул исемдәге әсәре буенча, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантына төшерелә. Төп рольләрдә - Туймазы татар дәүләт драма театры артистлары: Башкортстанның атказанган артисты Римма Ключарева һәм Башкортстанның атказанган артисты Алик Зәйлалов.

Вакыйга "Картлар йорты"нда бара. Кызы, йортын сатып, бирегә урнаштырып киткән Сания әби белән Владивостоктан баеп кайтып Җәмил картның алдагы тормышы ничек булыр – фильм шул хакта.

Нәсүр Юрушбаев фильмын Казан халыкара мөселман кинофестиваленә өлгертергә ниятли, немец теленә тәрҗемә итеп Германиядә дә тәкъдим итәргә җыена.

Мәгълүмат өчен. Нәсүр Юрушбаев тумышы белән Пермь төбәгенең Барда районыннан, Казан дәүләт университетын тәмамлаган, озак еллар Германиянең Лейпциг шәһәрендә яши. Соңгы елларда күп вакытын туган нигезендә һәм Казанда уздыра. Ул - дистәләгән документаль фильм авторы, Татарстанда төшерелгән “Капка” исемле кыска метражлы нәфис фильм аның актерлык дебюты булды.

Рәсемнәрдә: Нәсүр Юрушбаев һәм "Бабай утары"ннан күренеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100