Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәнил Вакказов «Казан кичләре» концертын татар эстрадасындагы яңа формат дип атады
«Казан кичләре» концертының үзенчәлеге - артистларга алып баручы да, тамашачылар да интервью рәвешендә сораулар бирә.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Кичә Казанда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә «Казан кичләре» концерты үтте.
«Казан кичләре» концертының үзенчәлеге — артистларга алып баручы да, тамашачылар да интервью рәвешендә сораулар бирә. Проектны «BEZ» телеканалы оештыра.
«Концерт барышында җырчыларга бирелгән сорауларның темасы бик киң. Җырчылар берсе дә сорауларны алдан белми. Сәхнәдә чыгыш ясарга әзерләнүче артистлар җырлаулары өчен түгел, нәкъ менә: „Ничек җавап бирермен микән?“, — дип борчыла. Тамашачылар җырчыларга сорауларын әзерләп килә. Шулай ук концерт барышында да аларла яңа сораулары барлыкка килә», — дип сөйләде «BEZ» каналының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина.
Кичәне Фәнил Вакказов алып барды. Аның сүзләренчә, әлеге концерт татар эстрадасында яңа формат. «Бу проект, ялгышасам, беренче тапкыр 2016 елның ахырында үткән иде. Сорауларны төзегәндә, кабатланмаска тырышабыз. Көн кадагына туры килгән сораулар әзерлибез», — диде «Казан кичләре» концертының алып баручысы Фәнил Вакказов.
Концертта Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артистлары «Фәридә-Алсу», Айдар Габдинов, Данир Сабиров, Азат-Алсу Фазлыевлар һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз