news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнил Әһлиуллин Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнде

Азат Хамраев Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры вазифасыннан азат ителде.

Фәнил Әһлиуллин Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнде
mzio.tatarstan.ru

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп Фәнил Әһлиуллинны билгеләде. Азат Хамаев министр вазифасыннан азат ителде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Азат Кыям улы Хамаевны Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры вазифасыннан азат итте. Икенче указ белән Рөстәм Миңнеханов Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп Әһлиуллин Фәнил Әнвәр улын билгеләде», – диелә хәбәрдә.

  • Моңа кадәр Фәнил Әһлиуллин Татарстан Президенты ярдәмчесе вазифасын башкарды.
  • Азат Хамаев республика сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100