news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнгә тирән һәм катлаулы нигезләнүне таләп иткән машина төзелеше үсеше проблемалары һәм перспективалары буенча халыкара конгресс була

Конгресс Казанда уздырыла һәм аның кысаларында тагын 3 халыкара чара планлаштырыла

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Фәнгә тирән һәм катлаулы нигезләнүне таләп иткән машина төзелеше үсеше проблемалары һәм перспективалары.

19-21 ноябрьдә Казанда шундый темага халыкара конгресс уздырылачак. Анда кораб, автомобиль, энергомашина, приборлар төзелешләре, шулай ук аэрокосмик, мәгълүмати, мәгълүмати-коммуникацион, радиоэлектрон, инженерлык белеме технологияләре турында сүз барачак.


РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты, РФАнең Казан фәнни үзәге, ТР ФА, “Россия машина төзүчеләр берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге, Төньяк-көнбатыш политехник университет, Пуатье университеты, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КАИ) тарафыннан оештырылган һәм соңгысында үткәреләчәк әлеге конгресс СССРның генераль конструкторы, СССР ФА академигы А.Н.Туполевның тууына 125 ел, КАИ ректоры, ТАССР Югары Советы Рәисе Р.Ш.Нигъмәтуллинның тууына 90 ел, РФА академигы В.Е.Алемасовның тууына 90 ел тулуга багышлана.

Рус һәм инглиз телләрендә барачак конгресс кысаларында тагын 3 халыкара чара планлаштырылган: “Авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика үсеше проблемалары һәм перспективалары”, “Нигъмәтуллин укулары – 2013” фәнни-техник конференцияләр һәм яшьләрнең “XXI Туполев укулары (яшь галимнәр мәктәбе)” фәнни конференциясе. Шулай ук түгәрәк өстәл утырышлары, осталык дәресләре, конкурслар буласы, дип хәбәр итә конгрессны оештыру комитеты.

news_right_1
news_right_2
news_bot