Суверенитет турында Декларация кабул итү — Татарстанның киләчәк язмышын билгеләүче җитди документ булды. Мин аның проектын әзерләү комиссиясе әгъзасы идем. Декларацияне парламент мөнбәреннән чыгып уку да миңа тапшырылган иде.
Бу тарихи вакыйгадан соң биш ел вакыт узды. Алга куйган бурычларны үти алдыкмы, өметләр акландымы, дигән сорауга мин болай җавап бирер идем: гел акланмады дип әйтеп булмый. Төп максатка — икътисади сәяси мөстәкыйльлеккә тулысынча ирешеп булмаса да, юл уңаенда кайбер уртача һәм кече мәсьәләләрне хәл итә алдык. Халык күтәрелеп, уянып калды. Без дәүләтебезнең тамгаларын булдырдык — безнең үз гербыбыз, әләмебез бар. Инде килеп, уку-укыту, мәдәният системасына милли рух өрдек.
Элек Татарстанның кайда икәнлеген хәтта Белоруссия, Балтыйк буе илләре дә белми иде. Хәзер аны бөтен дөнья белә, дисәм дә арттыру булмас.
Ләкин мине борчыганы да шактый. Россиядә халыкларның үзбилгеләнү хокукларын юк итү сәясәте башланды. Россияне губерналаштыру милләтләрне бетерүгә юнәлтелгән. Әгәр дә ул шул юлга баса икән, без бу кысрыклауга каршы торырлык көч таба алырбызмы? Аннан соң, киләчәгебезнең күп өлеше үзебездән дә тора. Ачылган юллардан да бара алмыйбыз бит без. Оятыбызга каршы, суверенитетка аяк чалучылар үзебезнең халык милләтеннән булды. Мисалга татар милли университеты булдыруга каршы чыгучыларның барысы да татарлар иде. Мин Югары уку йортларында татар телендә уку кертү, татар телендә диссертация яклау системасын булдыру турында хыялланам.
«Сөембикә» журналы, 1995 ел, август