news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәндәс Сафиуллин Тимур Акуловка Россия Герое исеме бирергә тәкъдим итә

“Тимур Акулов Кандагар операциясе өчен генә дә Герой исеменә лаек”, – диде сәясәтче.

Фәндәс Сафиуллин Тимур Акуловка Россия Герое исеме бирергә тәкъдим итә
Рамиль Гали

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Сәясәтче Фәндәс Сафиуллин Татарстан Президенты ярдәмчесе Тимур Акуловка Россия Герое исеме бирергә тәкъдим итә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә мәрхүм белән хушлашу чарасында әйтте.

“Кандагар тарихы Тимур Акулов тормышында бик әһәмиятле урын алып тора. Аның тормышында гына да түгел, Татарстан, хәтта Россия тарихында зур урын алып тора ул. Шактый еллар элек, Әфганстанда үзенең бөтен экипажы белән бергә, талиблар кулына безнең транспорт самолеты эләккән иде. Плен дип әйтсәң дә була аны, әсирлек дип атарга да була. Тәҗрибә күрсәткәнчә, андый талиблар, дошман кулына эләгүчеләрнең бик сирәге исән кала. Йә бик күп түләп котылалар, йә аларны юк итәләр. Тимур Акулов шул экипажны коткаруны үз өстенә алды. 28 мәртәбә барды ул анда, дошманнар арасына. Һәр баруында алда ни көтәсен белмичә, үзе исән каламы-юкмы, үзен чыгаралармы – бу хакта берни белмичә барды. Әмма проблеманы хәл итте. Экипаж да котылды, Тимур Акулов үз самолетында шулай ук качып котылды”, – диде җәмәгать эшлеклесе, Татарстан һәм Россия сәясәтчесе Фәндәс Сафиуллин “Татар-информ”га.

Фәндәс Сафиуллин Тимур Акуловның әлеге хезмәте бәяләнмичә калды дигән фикердә.

“Тимур Акулов качуны ничек оештырган, без моны белеп бетермибез. Бәлки әле хәзер белергә дә иртәрәктер. Очып киткәч тә куркыныч бит әле. Чит ил территориясенә алдан килешмичә очкан самолет һәрвакыт бәреп төшерелә. Ул бит очу планына кертелмәгән. Шуңа күрә Тимур Акулов самолеты җирдән шуышып диярлек очып барды. Бу экипажның да батырлыгын күрсәтә. Җир өстеннән 10-15 метр биеклектә генә очып бар әле син! Бу батырлыгы, бу хезмәте өчен Тимур Акулов Герой исемен алырга тиеш иде. Соң булса да, ул исем аңа кайтырга тиеш. Чөнки бик үкенечле булды. Кандагар вакыйгасы турында нәфис фильм төшерелгәндә, Татарстан, татарстанлылар һәм Тимур Акулов, аның хезмәте күренмәде. Нигәдер аны яшерделәр, аннан шоу ясадылар. Бәлки, тарихка бу гаделлек кайтыр дип уйлыйм. Аңа, һичшиксез, Герой исеме кирәк!” - диде Фәндәс Сафиуллин.

Исегезгә төшерик, кичә 65 яшендә Татарстан Президенты ярдәмчесе Тимур Акулов вафат булды. Бүген аның белән Казанның Кариев театрында хушлаштылар. Матәм чарасына йөзләрчә кеше җыелды. Алар арасында җәмәгать эшлеклекләре, депутатлар, иҗат һәм дин әһелләре, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев та бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100