news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәндәс Сафиуллин: Бүгенге мәктәп системасы роботлар "ясау"га юнәлтелгән

Сәясәтче фикеренчә, бүгенге мәктәп системасы гражданлык тойгысын тәрбияләми.

(Казан, 13 апрель,  "Татар-информ", Алёна Низамова). Татарстан Дәүләт Советы һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты булган сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин бүгенге көндә мәктәп системасы балалардан роботлар "ясый" дигән фикердә тора. Бу хакта ул "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалының "Таяну ноктасы" тапшыруында яшүсмерләрне социаль челтәрләрдә үз-үзеңә кул салырга өнди торган төркемнәр турында фикер алышканда белдерде.

«Гомумән, бездә мәктәп сәясәте кешедә кешелек сыйфаты тәрбияләргә юнәлтелмәмгән, ул роботлар "ясау"га юнәлтелгән. Ниндидер мәгълүматлар туплап, кнопкаларга басарга өйрәтәләр. Без бүген дә борынгы Грециянең сәнгати үрнәкләрен өлге итеп саныйбыз. Бүген дә алар - эталон. Моның төп сәбәпләренең берсе - борынгы греклар мәктәптә, иң беренче максат итеп, гражданлык тойгысын тәрбияләүне куйган, икенчесе - белем бирү. Ә бүгенге мәктәптә тәрбия бирү юк дәрәҗәсендә, бездә кешеләрдән роботлар "ясау" бара», - дип белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100