Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фән Вәлиәхмәтов якташларын сөендерә
Фән Вәлиәхмәтов якташларын сөендерә
(Уфа, 14 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Чыгышы белән Башкортстанның Шаран районыннан булса да, соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән танылган җырчыбыз Фән Вәлиәхмәтов бу көннәрдә Башкортстанда үз гастрольләрен башлап җибәрә. Шушы шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ул үзенең “Дуслык күпере” дип исемләнгән яңа концерт программасын Уфада, Башкортстан дәүләт филармониясендә тәкъдим итә. Ә аннан соң шушы ук тамашаны Авыргазы, Стәрлетамак, Гафури районнары җыр-моң сөючеләре дә күрә алачак.
Тамашада элекке еллардагы таныш җырлары белән бергә яңаларын да тәкъдим итә Фән Вәлиәхмәтов. Халкыбызның борынгы җырларын да үзе гармунда уйнап бик оста башкаручы танылган җырчының чыгышларын якташлары сагынып та өлгергән шул. Әле Уфадагы барлык тамашаларына билетлар сатылып та беткән инде.
Быел җәй Фән Вәлиәхмәтов туган ягы Шаран районына кайтып төпләнде. Хәзер ул күп вакытын туган авылында төзегән зур йортында яшәп үткәрмәкче. Әмма бу аның зур сәхнәдән ераклашуын аңлатмый. Сәнгать өчен синең кайда яшәвең мөһим түгел ич. Һәрвакыт җыр – моңнарыбызга тартылып яшәсәң, шул моңнарны халкыбызга җиткерергә теләсәң, Казанда яшисеңме син, Чаллыдамы, әллә инде төпкел бер бәләкәй генә авылдамы – бернинди чакрымнар да максатыңа ирешүдә киртә була алмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз