news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фән Вәлиәхмәтов Илһам Шакировны кабатларга тырышкан җырчыларны тәнкыйтьләде

Бүген мәшһүр җырчы Илһам Шакиров арабыздан киткәнгә 40 көн булды.

Фән Вәлиәхмәтов Илһам Шакировны кабатларга тырышкан җырчыларны тәнкыйтьләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Фән Вәлиәхмәтов Илһам Шакировны кабатларга тырышкан җырчыларны тәнкыйтьләде. Бүген ул җырчының вафатына кырык көн уңаеннан оештырылган мәҗлестә катнашты.

Бүген татар халкының легендар, мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров арабыздан киткәнгә 40 көн булды. Шул уңайдан мәрхүмне якыннары, туганнары, дуслары искә алып, аның рухына Казанның Мәрҗани мәчетендә Коръән мәҗлесе уздырды. Вәгазьне Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев сөйләде, Нияз хәзрәт Сабиров Коръән укыды.

“Җырчы булу теләге Илһам абый Шакировның җырларын ишеткәч туды. Аның белән бер сәхнәдә күп тапкырлар чыгыш ясарга туры килде. Ул бөек җырчы иде. Хәзерге заман җырчыларын бергә бастырып җырлатсаң да бу мәшһүр җырчыны уза алмаслар. Яшь башкаручылар барлы-юклы тавышлары белән аны кабатларга, аның җырларын башкарырга тырышмасыннар иде. Бик күп кабатлаучылар бар, һәрбер җырчының үз башкару осталыгы һәм җырлары булырга тиеш”, - диде Фән Вәлиәхмәтов.

Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Фоат Галимуллин Илһам Шакиров белән “Татарстан” радиосында эшләгән вакытта таныша. “Аның җырларын радиодулкыннар аша халыкка җиткердем, шуның белән үземне бик бәхетле саныйм. Без халкыбызны һәм телебезне моң саклап калды, дип әйтәбез. Хак сүзләр, ә татар моңын безгә әлеге мәшһүр җырчы ирештерде. Шуның өчен ул мәңге халык күңелендә яшәвен дәвам итә”, - диде ул.

Татарстанның халык артисты Гөлзада Сәфиуллина мәшһүр җырчының рухына “Исрафил сурын өргәй йә” мөнәҗәтен башкарды. “Мин бәхетле, чөнки миңа әлеге шәхес белән байтак еллар бергә эшләргә һәм аның белән гастрольләргә йөрергә туры килде. Мөнәҗәт башкаруым юкка түгел, чөнки әлеге шәхес безнең өчен Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сыман якын. Бу чагыштыру бик үк дөрес булмас, ләкин җырчылар аңа чын күңелдән табына һәм соклана иде”, - диде ул.

Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин Илһам Шакировның татар халкының даһи улы булып калачагын билгеләп узды. “Татар халык җырларын, татар җыр сәнгатен Илһам Шакиров яңа баскычка күтәрде. Ул татар халкының даһи бер улы булып калачак. “Милләтне горурлык яшәтә, горурланырга сәбәп булганда милләт яшәячәк”, - дип әйтә иде Илһам ага. Бүгенге көндә җыр сәнгатендә горурланып искә алырлык Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров бар, шуның өчен милләт буларак яшәрбез”, - диде ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100