news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фән Вәлиәхмәтов Башкортстанның Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтовны башкорт һәм татар эстрадасының чын легендасы дип атады.

Фән Вәлиәхмәтов Башкортстанның Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде
Башинформ

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов Башкортстанның Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтовны башкорт һәм татар эстрадасының чын легендасы дип атады. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Фән Вәлиәхмәтов агымдагы елның 18 гыйнварында 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты. Аның башкаруында күп кенә халык көйләре, профессиональ композиторларның озын җырлары яңача яңгыраш алды. Ул тальян гармунда уйнауны үстерүгә һәм пропагандалауга зур өлеш кертте.

Җырчы сүзләренчә, Салават Юлаев ордены — зур бүләк. «Мин 50 ел сәхнәдә һәм шундый дәрәҗәле бүләккә лаеклымын дип саныйм. Барыбер сәхнәгә чыгар алдыннан кебек дулкынлану хисе булды», — дип уртаклашты хис-кичерешләре белән тамашачыларның яраткан җырчысы.

Шулай ук композитор Рамил Гыймранов, дирижер һәм композитор, Башкортстан гимны авторы Фәрит Идрисов, Башкортстанның Милли әдәби музее директоры Гөлдар Моратов Салават Юлаев орденына лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot