news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фән//ТАТАР ҖАНЛЫ ГАЛИМ//21 сентябрь, №38

Фән//ТАТАР ҖАНЛЫ ГАЛИМ//21 сентябрь, №38

Суфиян Гаяз улы Сафуановны мин илле елдан артык беләм. Аның матбугатта басылган һәрбер мәкаләсен, фәнни хезмәтен, тәнкыйди, әдәби материалларын, ул төзегән төрле җыентыкларны даими укып барырга омтылам.

1931 елның 2 октябрендә Башкортстан Республикасының Туймазы районы Бикмәт авылында крестьян гаиләсендә туып үскән, авыл мәктәбен, Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлаган егет Казан дәүләт педагогия институтының (хәзер — университет) татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Ул студент елларында ук әдәби иҗат эшенә тартыла, шул ук уку йортында татар әдәбияты фәне буенча аспирантурада укуын дәвам иттерә. 1957 елның ноябрендә С.Сафуанов туган төбәгенә кайтып, СССР Фәннәр академиясенең Уфа тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый, һәм аның беренче иҗади эше булып, “Али Карнай. Тормышы һәм иҗат юлы” дигән монографиясе басылып чыга. Галим, берничә ел дәвамында, институтта әзерләнүче күп томлы “Башкорт әдәбияты тарихы”н язуда төп авторларның берсе буларак катнаша. Али Карнай иҗатын өйрәнүен тирәнәйтеп, 1962 елда шушы темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Суфиян Гаяз улы 1952 елдан әдәби тәнкыйть белән шөгыль- ләнә башлый. Башкортстан һәм Татарстан газета-журналларында ул еш кына хәзерге проза, әдәбият тарихы, әдәби бәйләнешләр буенча мәкаләләр белән чыгыш ясый.

Россиянең Идел буе, Урал янында яшәүче халыклары, бигрәк тә татар һәм башкорт әдәбиятларын тырышып өйрәнгән галим башкорт һәм татар әдәбиятларының башка тугандаш халыклар әдәбиятлары, мәдәниятләре белән булган бәйләнешләрен, аларга хас уртак сыйфатларны, әдипләр арасындагы шәхси бәйләнешләрне өйрәнүгә дә зур хезмәт куйды.

Татар, рус, башкорт телләрендә иркен яза алучы фән эшлеклесе — “Али Карнай. Тормышы һәм иҗат юлы” (1960), “Ибраһим Гази. Язучы турында китап” (Казан, 1968), “Әнүәр Бикчәнтәев иҗаты” (1971), “Гайнан Хәйри. Тормышы һәм иҗаты” (1983), “Башкорт балалар әдәбиятының үсеш проблемалары” (1988), “Галимҗан Ибраһимов һәм Башкортстан” (2000) дигән монографик китаплар авторы да. Суфиян Сафуанов, Бөек Ватан сугышында һәлак булган яшь шагыйрьләрнең иҗатын туплап, “Җыр сафта кала” (Уфа, 1960), тугандаш халыклар шагыйрьләренең шигырьләрен эченә алган “Сәлам сиңа, Башкортстан” дигән җыентыклар да әзерләп бастырды.

Әдәбият белгече, күренекле галимебез Г. Тукай, Г. Исхакый, Һ. Такташ, М. Җәлил, Х. Туфан, М. Әмир, Н. Исәнбәт, Ә. Еники кебек күренекле язучыларның Башкортстан белән бәйләнеше, башкорт әдәбияты үсешә йогынтысы турында да Уфада, Казанда басылып чыккан гыйльми җыентыкларда саллы-саллы мәкаләләре белән катнашып килә.

С. Сафуанов 1994 елдан Уфада “Тулпар” журналы чыга башлагач, аның әдәбият бүлеге мөдире булып, Башкортстанда татар телендә журнал оештыруга, яшь язучыларны тәрбияләүгә зур өлеш кертте, алар иҗаты турында мәкаләләр язып, иҗади ярдәм күрсәтте. 1996 елдан Башкортстан педагогия институның (хәзер — университет) татар теле һәм әдәбияты кафедрасында эшләде. 1997 елдан кафедра мөдире булды. Биредә ул татар әдәбиятын туган як белән бәйләп өйрәнүгә, укыту-тәрбия процессын камилләштерүгә зур игътибар бирде. Абруйлы әдәби тәнкыйтьче, әдәбият белгече, педагог буларак, “Башкортстанның татар язучылары” дигән китаплар сериясен чыгаруны нигезләде.

Суфиян Гаяз улына фән өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1981 елда “Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде. Ул 1963 елдан бирле Россия Язучылар берлеге әгъзасы.

Башкортстан шартларында татар телендә иҗат итүче әдипләргә туган телендә әсәрләрен бастырып чыгару аеруча авыр гамәл. Башкортстан Язучылар берлегендә татар язучылары бүлеге эшләмәү дә моңа зур комачаулык тудыра. Суфиян Гаяз улы, Радик Сибәгатов, Рәиф Әмиров кебек милләтпәрвәр академик, профессорлар белән бергә, Башкортстандагы татар халкы, татар язучылары мәнфәгатьләрен яклап, һәрчак кыю чыгышлар ясый, шовинистик омтылышларга каршы көрәшә.

Ике дус, үзара тату яшәүче татар һәм башкорт халыкларының дуслыгын тагын да тирәнәйтергә, киңәйтергә омтылучы, әдәбиятлары, мәдәниятләре үсешенә зур өлеш кертүче Суфиян әфәнде Сафуановка, күркәм юбилеен каршылаган бу көннәрдә, иҗади, фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә яңадан-яңа гыйльми ачышлар юлдаш булуын телибез.

Фәнис ИСЛАМОВ.

Уфа.

news_right_1
news_right_2
news_bot