news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фән һәм техника өлкәсендә быел Дәүләт премияләренә лаек булырдай галимнәр ачыкланачак

ТР Президенты карамагындагы Дәүләт премияләре комиссиясе 2020 елда премияләргә дәгъва итүчеләрдән хезмәтләр кабул итә башлады.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Президенты карамагындагы фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премияләре комиссиясе 2020 елда бу премияләргә дәгъва итүчеләрдән гаризалар һәм хезмәтләрен кабул итә башлады. Аларны 2020 елның 1 мартына кадәр тапшырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премияләре соңгы елда гуманитар, табигать һәм техник фәннәр үсешенә өлеш керткән; дөнья тәҗрибәсенә тиң дәрәҗәдә ресурслар саклау һәм экологик яктан чиста технологияләр һәм техника файдалануга керткән өчен бирелә.

Дәүләт премиясенә дәгъва иткән хезмәтләр ТР Фәннәр академиясе һәм аның бүлекләре, РФ Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, фәнни оешмалар һәм учреждениеләр, югары уку йортлары, министрлыклар һәм ведомстволар, шәһәр һәм районнарның Башкарма хакимият органнары, берләшмәләр һәм предприятиеләр тарафыннан тәкъдим ителә ала.

Һәр дәгъвачының кандидатурасы башта аның төп эш урынында тикшерелергә, коллектив белән тәкъдим ителгәндә ул 8 кешедән артмаска һәм төп авторларны гына үз эченә алырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100