news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фән һәм диннәр диалогы: Болгарда халыкара дини форум узачак

13-19 октябрь көннәрендә Болгар ислам академиясендә традицион ислам рухи кыйммәтләрен үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). 13-19 октябрь көннәрендә Болгар ислам академиясендә I халыкара форум узачак, аның кысаларында традицион ислам һәм рухи кыйммәтләрне саклау, өйрәнү һәм үстерүгә бәйле актуаль проблемалар хакында фикер алышачаклар. Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Форум кысаларында «Халыкара Болгар укулары», «Ислам һәм җәмгыять: төбәк аспекты» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе, «Глобальләшү чорында дини карарлар эзләү» III Ш.Мәрҗани укулары, «Россия һәм чит илләрдә мөселман яшьләренең гражданлык бердәйлеген формалаштыру» Халыкара студентлар конференциясе кебек фәнни чаралар үткәрү күздә тотыла», - диде спикер.

Халыкара форум 14 октябрьдә 10.00 сәгатьтә ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100