news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фән//КАТЫРГЫ ТАРТМАЛАРДА - МИРАС//21 сентябрь, №38

Фән//КАТЫРГЫ ТАРТМАЛАРДА - МИРАС//21 сентябрь, №38

Күп кешенең өйләрендә кечкенә генә булса да китапханәсе, кем беләндер алышкан хатлары, язып-сызып ташлаган, әле кабат эшкәртергә кулы итмәгән кулъязмалары була. Андый “чүп өемнәре” галим-голәмә, әдәбият-сәнгатькә бәйләнеше булган кешеләрдә аз түгел.

Менә шул кәгазь чүбе арасында еллар узгач та әһәмиятләрен югалтмаганнары бар. Мондый язмалар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кулъязмалар һәм текстология бүлегенең мирасханәсендә туплана. Шагыйрь-язучылар исән чакта ук үзләренең кулъязмаларын бирегә тапшыруны кулай күрә икән. Соңгылардан берсе булып, Илдар абый Юзеев үз архивын бирегә тапшырып калдырган.

Рәт-рәт тезелгән киштәләрдә татар әдәбияты һәм сәнгатендә үз эзен калдырган шәхесләрнең 7 меңләп кулъязмасы урын алган. Тыгызлап тутырылган киштәләрдә Хәсән Туфан, Гази Кашшаф, Фатих Әмирхан, Шакир Мөхәммәдов, Риза Фәхреддинов фондлары урнаштырылган. Аларның күпчелеге инде өйрәнелгән. Мирасханәнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Марсель Әхмәтҗанов кайда кемнең фонды урын алганын, нинди папкада нәрсә ятканын биш бармагы кебек белә. Заманында Ф.Әмирхан, Һ.Такташка хөсетләнеп йөргән Зариф Бәшири архивы да, татар телен яклап йөргән өчен башкортлардан тынгы күрмәгән Йосыф Гәрәй, биюче Гай Таһиров, Сара Садыйкова, Солтан Габәши, Хуҗа Бәдигый фондлары бик мескен хәлдә кәгазь тартмаларга тутырылган. “Әле анысын да табып булмый, кибетләр тартмаларны икенче чимал итеп тапшыруны кулайрак күрәләр. Сорап барганда да бирмиләр”, — ди Марсель абый.

Кысан гына мирасханә бүлмә- ләрендә фондларны саклау өчен һәр таләпне җиренә җиткереп үтиләр. Мәсәлән, залларда һава температурасы 16-17 градус булырга тиеш, шуңа күрә ял көннәрендә дә ачып җилләтеп алырга тырышалар. Чөнки, тиешле таләпләр үтәлмәгәндә, күп кенә кулъязмаларның юкка чыгуы да ихтимал. Шуңа да мирасханәдәге байлыкның вакытында өйрәнелеп барылуы бик әһәмиятле. Әмма гарәп телен камил белгән, кандидатлык диссертацияләрен яклаган кешенең аз хезмәт хакына кәгазь актарып, хәреф эзләп утырасы килмәс шул. Биредә, шушы эшне белүдән тыш, фидакарьлек тә кирәк. 1986 елдан бирле мирасханә эше белән шөгыльләнә башлаган Марсель абый Әхмәтҗанов кулъязмалар белән ничек итеп эшләргә кирәклеген тәфсилләп аңлата. Тапшырылган кулъязмаларны өйрәнергә тотынганчы, аларны аерым бер бүлмәдә җилләтергә калдырырга кирәк. Кәгазьләр җәеп куелган килеш кимендә бер ай тора. Чөнки кәгазьдә 400 дән артык төр микроб бар икән. Мирасханәдә аның аеруча киң таралган 5-6 төрен яхшы таныйлар. Сары, кызыл, яшел төстәге микроблардан тыш, кеше организмы өчен иң куркынычы алсу төстә була. “Кичә бер галимнең архивын китергәннәр иде, бүлмәнең бер башына гына куеп тордык, шул ук бүлмәдә хезмәткәрләргә эшләргә дә, архивларны җилләтергә дә туры килә, урын тар”, — ди Марсель абый.

Архивларны өйрәнү, фондларны тәртиптә тоту гына түгел, шуның хәтле әдәби байлык тупланган мирасханәне яңа иркен бинага, тиешле шартларга күчереп кую мәсьәләсенең кискен торганын биредә булганнан соң гына яхшы аңлыйсың. Бүгенгәчә Идегәй нәселеннән килгән шәҗәрәләр, борынгы кулъязмаларны саклаган, экспедиция материаллары, күренекле шәхесләребезнең фондларын үзендә туплаган мирасханә бер үк вакытта халкыбыз хәтере дә булып тора ич. Шундый байлыкның кибетләрдән сорап алынган тартмаларда мескен хәлдә саклануы аянычлы.

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА.

news_right_1
news_right_2
news_bot