news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия фәне көне уңаеннан Республиканың махсус дәүләт стипендияләре тапшырылды

90 студент уналты, егерме җиде һәм утыз өч мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды.

Россия фәне көне уңаеннан Республиканың махсус дәүләт стипендияләре тапшырылды
Рамиль Гали

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казан федераль университетының Император залында 2018- 2019 уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә лаек булган 90 студент бүләкләнде. Алар арасында 22 аспирант һәм адъюнкт, 48 югары уку йорты студенты һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәрби училищелары һәм мәгариф оешмалары курсантлары, 20 һөнәри белем бирү оешмасы студентлары бар.

«Татарстан Президенты указы нигезендә ел саен белем бирә торган оешмаларның иң яхшы студентларын тәбриклибез һәм аларга акчалата премия бирелә. Президент исеменнән киләчәктә дә уңышлар теләп, без аларны үзебезнең хуҗалыкта күрербез дип ышанам, чөнки монда табиблар да, укытучылар да бар», — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Аның сүзләренчә, мондый очрашулар бүген университет бинасында гына түгел, Казан Кремлендә дә бара. «Президентыбыз галимнәрне тәбрикли, кайбер уку биналарына республика җитәкчеләре барып котлый, шулай ук ректорлар, проректорлар тәбрикли. Иртәгә фән көне. Шуңа күрә бөтен Россия бу ике көнне киләчәккә яңа максатлар куеп, белем нигезендә берләшеп үткәрә», — дип сөйләде Рафис Борһанов.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әлеге стипендия студентларга алга таба эшләргә этәргеч булыр дип әйтте. «Дәүләтебезнең төп миссиясе — яшь буынга мохит һәм эшләү шартлары тудыру. Яшьләребез өчен әлеге урын нәкъ менә Татарстан җирлегендә булсын иде, моның өчен җитәкчелегебез тарафыннан да ярдәм күрсәтелә. Әйтик, шуның берсе — Татарстан Президентының махсус стипендиясе», — диде ул.

«Татарстан яшьләр өчен барысын да кайгырта, алар белән кызыксына. Безнең өчен яшьләребезнең республикада үз урыннарын табу мөһим. Әйе, республикадан китүчеләр дә булыр. Зарар юк. Рөстәм Миңнеханов әйтмешли, алар китсәләр дә, безгә яшьләр белән тыгыз элемтәдә торырга, аларның проектларын Татарстанда тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр булдырырга кирәк», — диде Дамир Фәттахов.

Студентларга уналты, егерме җиде һәм утыз өч мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Махсус стипендиягә эләгү өчен, кандидатларның фәнни мәнфәгатьләре, казанышлары, иҗтимагый эшчәнлеге, шулай ук, конференцияләрдә, конкурсларда катнашу турында тулы мәгълүмат исәпкә алына. Студент «бик яхшы» һәм «яхшы» билгеләренә генә укыган булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100