news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фән//ХАТЛАРНЫ КЕМ ТАШЫГАН//21 сентябрь, №38

Фән//ХАТЛАРНЫ КЕМ ТАШЫГАН//21 сентябрь, №38

Ульяновск өлкәсе филателистлары быел да “Болгар-2006” археологик экспедициядә катнаштылар.

IX гасырда Урта Идел буйларында барлыкка килгән Идел Болгарстаны бөтен яктан да җайга салынган почта челтәренә ия була. Хәер, бу система XIII-XV гасырларда Алтын Урда дәүләте тарафыннан да мирас итеп алына. Бу дәүләтнең территориясен бер-берсеннән 20-30 чакрым ераклыкта урнашкан шәһәрләр тәшкил итүе дә мәгълүм. Кәрваннар һәм йөк арбалары исә бу араны бер көн эчендә үткәннәр. Почта станцияләре шушы шәһәрчектә урнашкан булган. Хәбәр илтүчеләр шунда атларын алмаштырган, кич кунып чыкканнар.

Почта илтүче атчабарларның пайдз дип аталган махсус билгеләре булган. Ә төргәк рәвешендә ясалган хатларга һәм грамоталарга барс сурәтләнгән мөһер сукканнар. Быелгы экспедиция вакытында якташыбыз С.Зарифуллин бакырдан эшләнгән мөһер табу бәхетенә дә иреште.

Әйе, почта һәм грамоталылык — бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Идел Болгарстанында фәкать байлар һәм мәртәбәле кешеләр генә укый-яза белгән һәм почта хезмәтеннән файдаланган, дип әйтү дөреслеккә туры килеп бетми. Савыт-сабаларда, сөяктән, тимердән ясалган, ювелир һәм көнкүреш әйберләрендә очраган күп санлы язмалар шул хакта сөйлиләр.

Идел Болгарстанында хатларны исә балчыктан ясалган табличкаларга (тыюлык музеенда сөяктән эшләнгән махсус таякчыклар саклана), каен тузына һәм кәгазьгә язганнар. Безнең көннәргә кадәр сакланган бәһасез ядкарьләр — каен тузыннан ясалган грамоталар халыкның укый-яза белүен һәм почта хезмәтенең сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр арасында да киң таралган булуын ачык дәлилли. Шәһри Болгарда керамикадан эшләнгән махсус пломбалар да табылган. Алар белән почта капчыкларына мөһер сукканнардыр, мөгаен.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Ульяновск өлкәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot