news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фән докторына дәгъва итүче, ким дигәндә, бер чит тел белергә тиеш, дип саный Илшат Гафуров

ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов төрки-татар теле, әдәбияты тарихы буенча фән докторлары әзерләү мәсьәләсенә тукталды.

Фән докторына дәгъва итүче, ким дигәндә, бер чит тел белергә тиеш, дип саный Илшат Гафуров
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Фәннәр докторына дәгъва итүче, ким дигәндә, бер чит тел белергә тиеш. ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров шулай дип саный. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының республиканың Фәннәр академиясендә узган күчмә утырышында әйтте.

Көн тәртибенә ТР Фәннәр академиясендә гуманитар фәннәр үсеше (татар филологиясе) мәсьәләсе чыгарылган иде. Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов "Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә гуманитар һәм фәнни юнәлешләр турында" доклады белән чыгыш ясады. Ул игътибар юнәлткән мәсьәләләрнең берсе – фән докторлары булмавы.

Ул этимология, тел процесслары генезисы, төрки-татар теле, әдәбияты тарихы, төрки-татарларның борынгы һәм урта гасыр тарихы буенча белгечләр әзерләү мөһимлеген әйтте. Аспирантурага максатчан кабул итү кирәклеген билгеләп узды.

Илшат Гафуров мондый белгечләр әзерләүгә квота билгеләргә тырышачакларын әйтте. Ләкин, аның фикеренчә, фән докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итүчеләр, ким дигәндә, бер чит тел белергә тиеш. Гарәп, фарсы, инглиз телләрен белсәләр, бигрәк тә яхшы, дип саный.

Комитет рәисе Разил Вәлиев республиканың фәнни төбәк булуын искәртте. “Бүген Россиядә биш Фәннәр академиясенең берсе Татарстанда икән, бу күп нәрсә турында сөйли. Гуманитар өлкәдә дә дөньяга күрсәтерлек галимнәребез күп. Археология институты, Татар энциклопедиясе институты, Тел, әдәбият һәм сәнгать һәм башка институтлар башкарган эшләр горурланырлык”, - диде.

“Безне ел саен Фәннәр академиясенең фән эшлеклеләренә дәүләт премияләре бирүе куандыра. Бу фән белән шөгыльләнүгә этәргеч бирә. Элек ул 8 премия иде, хәзер 5 кә калды, ләкин суммасы артты. Теләгебез шул: киләчәктә дәүләт премияләре биргәндә, гуманитар өлкәгә игътибар артсын иде", - дип белдерде Разил Вәлиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100