Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ф.Мөхәммәтшинга журналистлар һәм түрәләр мөнәсәбәтләрен законлаштыруны тәкъдим иттеләр
Парламент рәисе элек җитәкчеләрнең тәнкыйди материаллар буенча актив фикер алышканнарын билгеләп узды.
(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Түрәләр массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан мәкаләләргә реакциясен күрсәтергә, фикерен белдерергә тиеш, дип саный “Республика Татарстан” газетасы редакторы Александр Латышев. Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуында белдерде.
Александр Латышевның соравы ММЧ һәм түрәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне законлаштыруга кагылышлы иде. “Тәнкыйди мәкалә язасың – түрәләр дәшми. Бәлки, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм түрәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне закон тәртибендә җайга салыргадыр”, - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин элек җитәкчеләрнең тәнкыйди материаллар буенча актив фикер алышканнарын билгеләп узды. “Бүген эш формасы бераз башкача”, - диде ул. Парламент башлыгы әлеге тәкъдимне кабул итте һәм аның буенча уйларга вәгъдә бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз