news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин “Зенит-Казан” җитәкчелеген унынчы тапкыр Россия чемпионы булу белән котлады

Санкт-Петербургта хәлиткеч уенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе җанатарлар арасында иде.

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Волейбол федерациясе президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Зенит-Казан” волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекноны һәм клуб президенты Рәфкать Кантюковны исәп буенча унынчы тапкыр Россия чемпионы булу белән котлады. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Алекнога котлау телеграммасында Татарстан башкаласы командасының ил волейболында әйдәп баруын тагын бер кат раславын билгеләп үттте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе фикеренчә, профессионализм, осталык һәм уенчыларның, тренерларның һәм барлык клуб хезмәткәрләренең тырышлыгы югары бәягә лаек. “Республика Татарстан волейболчылары уңышлары белән горурлана”, - диелгән котлауда.

Фәрит Мөхәммәтшин Рәфкать Кантюковка юллаган котлау телеграммасында Казан “Зенит”ының җиңүе җанатарлар өчен чын бүләк дип җиткерде.

Кичә Санкт-Петербургта Россия чемпионатының исәп буенча өченче финал уенында Казан “Зенит"ы Питер “Зенит"ын 3:0 исәбе белән җиңде. Җанатарлар арасында уен барышын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе дә күзәтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100