news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин үзара салымның “кече ватан”ны төзекләндерүгә җәлеп итү ысулы икәнен әйтте

18 ноябрьдә Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында муниципалитетлар кирәк-яракларына үзара салым җыю буенча референдум узачак.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Гражданнарның үзара салым түләве – ул татарстанлыларны үзләре яши торган авылларны һәм шәһәрләрне төзекләндерүгә җәлеп итү ысулы. Бу хакта бүген Казанда узган конференциядә “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

«Иртәгә Татарстанның 844 авыл һәм шәһәр җирлегендә үзара салым буенча җирле референдумнар узачак. Бу кешеләрне “кече ватан”ны төзекләндерүгә, зур изге эшләргә җәлеп итү ысулы», — диде Мөхәммәтшин.

Коммерцияле булмаган оешмалар өчен грант бәйгесенә әзерлек вакытында күп районнарда партия һәм иҗтимагый оешмаларның чишмәләрне төзекләндерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тарихи истәлекләрне саклау буенча бер үк төрле проектларны гамәлгә ашырулары ачыкланды, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100