Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ф.Мөхәммәтшин: “Җәзаларны үтәү федераль хезмәтен яхшырту өчен резерв аз түгел”
Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе беренче тапкыр һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә, анда ТР Парламенты җитәкчесе чыгыш ясады
(Казан, 10 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). РФ Президентының былтыр 16 ноябрьдә имзалаган 1433 нче Указы белән, Россиянең җинаять-башкарма системасы (УИС) хезмәткәрләре, беренче тапкыр буларак, 12 мартта һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәчәк, шул рәвешле, Җинаять-башкарма системасы хезмәткәре көне быел бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар исемлегенә кертелде. Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе исә бүген үк “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында үзләренә бәйрәм ясый.
Кадетлар каккан барабаннар тавышына салкын һәм утлы корал белән төрле фигуралар ясап, шоу-тамашадан башланган кичәдә Татарстан җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән һөнәри бәйрәмнәре һәм халыкара дәрәҗәдәге язның беренче бәйрәме – Хатын-кызлар көне белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, видеоязма ярдәмендә ТР Прокуроры Кафил Әмиров, Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев, Казан гарнизоны һәм Казан Югары хәрби команда училищесы башлыгы Валерий Миронченко һ.б. рәсми затлар котлап, хезмәттә уңышлар теләде. Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәте директоры Александр Реймердан телеграмма алынуы, аның Татарстандагы коллегаларын тәбрикләве хакында да игълан ителде һәм котлау тексты укылды.
Бәхеткә, мин үзем бу системадан ерак кеше, шулай да әлеге хезмәт турында хәбәрдар, диде чыгышында Ф.Мөхәммәтшин. 1879 елның 12 мартында Россия императоры Александр II Указы белән төрмә департаменты гамәлгә кертелгән, шуннан бирле җәзаларны үтәү бердәм системага салынган, исем-атамасы алышынып, күп еллар узса да, ни үкенеч, җәмгыятьтә аңа карата ихтыяҗ әлегә бетми. Җәзаларны үтәү системасында үзенчәлекле контингент белән мораль, рухи, физик яктан үтә нык һәм югары әзерлекле кешеләр генә эшләргә тиеш дип саныйм, чөнки йомшак характерлылар анда эшли алмый. Һәм, иң мөһиме – кешеләрне ярата белү таләп ителә: анда табиблар, педагоглар эшли, диде чыгышында Парламент башлыгы. “Шулай да, үзегез сайлаган хезмәтне яхшырту өчен резерв аз түгел. Хезмәткәрләрегез кыңгыр эштә тотылуы турында массакүләм мәгълүмат чараларында әйтелә – андыйлардан арынырга кирәк”, - дип басым ясап әйтте Ф.Мөхәммәтшин.
Бүген җинаять-башкарма системасында 6 меңнән артык хезмәткәр эшли, хезмәт шартлары, барлык хокук саклау органнарындагы кебек, гадиләрдән түгел һәм һәркемнең дә көченнән килә торган түгел, дип билгеләп үтте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин да. Хәзерге вакытта безнең хезмәткә аерым таләпләр куела, Россия Хөкүмәте тарафыннан җинаять-башкарма системасын 2020 елга кадәр үстерү концепциясе расланды, димәк, хезмәт җитди үзгәрешләр кичерәчәк, эш методлары алышыначак, вакыт узу белән, ул сизелерлек нәтиҗә бирәчәк. Соңгы елларда Татарстандагы җинаять-башкарма системасы Россия Федерациясе территориаль органнары арасында алдагы урыннарны биләп килә, шуннан чигенмәү бурычы куела, диде идарә башлыгы Д.Хәмәдишин.
Бәйрәм тантанасына Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе учреждениеләре вәкилләре, шушы хезмәт ветераннары чакырулы булып, кичәнең тантаналы өлешендә Ф.Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләре - ТР Президенты һәм ТР Хөкүмәте Рәхмәт хатлары, мактаулы исем бирелүе уңаеннан күкрәк билгеләре тапшырды. Шулай ук хезмәтендә мактауга лаек бер төркем хезмәткәр ведомство бүләкләре белән дә бүләкләнде, истәлеккә фотосурәткә төште. “Пирамида”дагы кичә республика сәхнә осталары һәм иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам иттерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз