news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ф.Мөхәммәтшин: “Закон проектыннан “беренче Президент” дигән сүзләр алыначак”
Журналистлар белән булган очрашуда Татарстан Парламенты башлыгы аңлатма бирде
Скопировать ссылку
(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Татарстан парламенты утырышлары арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашып, аларның яңа кертеләчәк “Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе” вазифасына бәйле сорауларына җавабында, болай дип шәрехләде.
Дәүләт киңәшчесенең хокуклары һәм бурычлары буенча аерым маддә бүген комитетның кичке утырышында карала, 1-1,5 сәгатьтән аның нәтиҗәләре билгеле була. ТР Президентының озак еллар буена туплаган бай тәҗрибәсен алга таба да файдаланмау дөрес булмас иде, бу аның үз ризалыгы һәм Татарстан Президенты вәкаләтләре бирелгән Премьер-министр хуплавы белән эшләнелә һәм нәтиҗәле булачагына беркемнең дә шиге юк.
Тормыш яңа таләпләр куя, шундый закон проекты әзерләмәгән булсак, бу безнең алдан күрмәүчәнлегебез хакында әйтер иде. Дәүләт киңәшчесе исә консультатив, аналитик юнәлешле эш башкарачак, шулай ук аның вәкаләтлелек функцияләре республика Президенты, Дәүләт Советы һәм аның президиумы тарафыннан кирәк чакта эшче төркемнәр, комиссияләр оешуда кулланылачак. Шундый сәяси багажы һәм дәрәҗәсе белән алга таба да республиканың беренче Президенты төрле катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә катнашачак. Дөрес, закон проектыннан “беренче Президент” кына дигән сүзләр алыначак, шул рәвешле, киләчәктәге ТР Президенты да Дәүләт киңәшчесе була алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot