news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин Владимир Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның зур шәһәрләрендә “Бердәм Россия” партиясе Рәисе Владимир Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсе филиалларын ачу турында карар кабул итәргә җыенуларын хәбәр итте

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Бердәм Россия “ бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе Рәисе Владимир Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Илдар Солтанов кабул итү бүлмәсенә Балтач районының Кече Лызи авылыннан килгән. Ул шушы авылдагы урта мәктәпнең попечительләр советы рәисе булып тора. Аны 1965 елда ата-аналар булышлыгы белән төзелгән җирле мәктәпнең бүгенге көндә авария хәлендә булуы борчый. Бу уку йортына Балтач районының 8 удмурт авылыннан 150-160 бала йөреп белем ала.

Мәктәпнең яңа бинасын төзү 2014 елга гына планлаштырылган. Илдар Солтанов Фәрит Мөхәммәтшинга яңа төзелешне тизләтү гозере белән мөрәҗәгать итте. Чөнки 2014 елга кадәр мәктәп чыдамаячак. “Ярдәм итәргә тырышырбыз”, - диде парламент башлыгы. Кече Лызи авылындагы мәктәпнең торышын барып карарга һәм белем бирү учреждениесенең проекты белән җентекләп танышырга теләк белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Наталья Коновалованы һәм Евгения Леонтьеваны кабул итте. Алар берничә ел элек Казанның 33 нче хәрби шәһәрчеге территориясендә урнашкан йортны өлешләп төзүдә катнашкан. Төзелеш тәмамлану белән, йортны коммуналь инфраструктура системасына тоташтыру белән проблемалар килеп чыккан, чөнки бу йорт РФ Оборона министрлыгына караган җирдә төзелгән.

Татарстан парламенты башлыгы, аларны яхшылап тыңлаганнан соң, әлеге мәсьәлә буенча барлык документларның күчермәләрен китерүне сорады һәм Идел буе -Урал хәрби округы командующиена, килеп туган вәзгыятькә урында ачыклык кертү өчен, җаваплы хезмәткәрләрен җибәрү үтенече белән, хат юлларга вәгъдә бирде. Фәрит Мөхәммәтшин, кирәк булган очракта, РФ Оборона министрына хат белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеген дә белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин аннан соң журналистлар белән әңгәмәсендә хәбәр иткәнчә, Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе линиясе буенча да, партия Рәисе Владимир Владимирович Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсе аша гражданнарны кабул итү мәсьәләсе – контроль астында. “Аның мөһимлегенә без бүгенге кебек очрашуларан соң тагын бер кат инанабыз. Халык йөзләгән сорау белән мөрәҗәгать итә. Монда мөрәҗәгать иткән кешеләрнең проблемаларын хәл итү өчен, игътибар, көч, сәяси ихтыяр күрсәтү зарур”, - дип белдерде Татарстан парламенты башлыгы.

ТР Дәүләт Советы Рәисе бер ел эчендә В.Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә бер ел эчендә 3377 кеше мөрәҗәгать итүен, алардан 1160 – язма, 2 меңнән артык телдән мөрәҗәгатьләр керүен билгеләп үтте. Аларның 38 проценты уңай хәл ителгән. Уңай хәл ителгән мөрәҗәгатьләрнең саны Россия буенча күрсәткечләрдән югарырак. “Бу коры саннар булып тоелырга мөмкин. Әмма алар Татарстанда әлеге эшнең системага салынуы турында сөйли”, - дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты башлыгы сүзләренчә, кызганычка каршы, бөтенләй хәл итеп булмый мәсьәләләр дә очрый. Кайбер очракларда, закон инициативасы белән мөрәҗәгать итеп, федераль законнарга үзгәрешләр кертү сорала, кайбер очракларда документлар югалган була.

В.Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә барлык инстанцияләрне йөреп чыккан кешеләр мөрәҗәгать итә. Алар бирегә, районнардагы хакимият органнарына, предприятиеләргә, судларга йөреп аргач, теге-яки бу мәсьәләне уңай хәл итү ышанычы белән килә.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республикада гражданнарны кабул итү “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” ТР Законы нигезендә алып барыла. Аның буенча барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә гражданнарны кабул итәргә тиеш.

Бу нисбәттән Татарстан парламенты башлыгы бөтен җитәкчеләрнең дә әлеге законның нормаларын үтәмәвен, күрсәтелгән көндә һәм сәгатьтә гражданнарны кабул итмәвен әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасында бердәм кабул итү көне итеп һәр атнаның сишәмбесе билгеләнгән.

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның моношәһәрләрендә “Бердәм Россия” партиясе Рәисе Владимир Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсе филиалларын ачу турында карар кабул итәргә җыенуларын хәбәр итте. Алар арасында республиканың Яр Чаллы, Алабуга һәм Кама Аланы шәһәрләре бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100