news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин:“Транспорт салымы турында” закон кабул иткәндә социаль якны исәпкә алу зарур

Бүген ТР парламенты депутатлары сессиядә “Транспорт салымы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР парламенты депутатлары сессиядә “Транспорт салымы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте. ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән закон проекты белән депутатларны ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды.

РФ Салым кодексының 361 нче маддәсе нигезендә транспорт салымы ставкалары РФ субъектлары законнары белән арттырылырга (киметелергә) мөмкин, ләкин бу арттыру 5 тапкырдан артмаска тиеш. Хәзерге вакытта ставкалар 4 тапкыр арттырылган.

2009 ел белән чагыштырганда, салым суммасының 25 процентка кадәр үсүенә бәйле рәвештә, бу закон проектында Салым кодексы белән кертелгән гамәлдәге чиктән биш тапкырга югарырак ставкалар билгеләү күз алдында тотыла. Шул ук вакытта төбәк салым сәясәтенең социаль юнәлешен тәэмин итеп, двигателенең егәрлеге 100 ат көченә кадәр булган, физик затларга теркәлгән автомобильләр һәм двигателенең егәрлеге 38 ат көченә кадәр булган мотоцикллар буенча киметелгән салым ставкалары билгеләнә.

Аерым алганда, двигателенең егәрлеге 100 ат көченә кадәр булган автомобильләр буенча бер ат көче өчен 10 сум күләмендәге салым ставкасын (ягъни федераль законнар белән билгеләнгән ставкалардан ике тапкыр югары һәм 2009 елда гамәлдәге ставкаларның 33 процентка кадәр үсүенә карап) билгеләү тәкъдим ителә.

РФнең күпчелек субъектларында транспорт салымы буенча салым ставкалары РФ Салым кодексы белән кертелгән ставкалардан биш тапкырга артттырып билгеләнде инде. Бу закон белән карала торган үзгәрешләр 2010 елдан үз көченә керер дип көтелә.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, әлеге законны кабул иткәндә, социаль якны да исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, закон проекты буенча, “Волга” автомобилендә йөрүчеләр бер елга – 200 сум салым түләсә, кыйммәтле машиналарда җилдерүчеләргә берничә мәртәбә күбрәк акча чыгарып салырга туры киләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100