news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин: “ТР Җәмәгать палатасының иҗтимагый тормышта лаеклы урын алуын телибез”

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламенты тарафыннан агымдагы елның 3 декабрендә расланган ТР Җәмәгать палатасы әгъзалары белән очрашты

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламенты тарафыннан агымдагы елның 3 декабрендә расланган ТР Җәмәгать палатасы әгъзалары белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Илгиз Хәйруллин, парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин катнашты.
Билгеле булганча, ТР парламенты сессиясендә Җәмәгать палатасына 20 кеше сайланган иде. Тагын бер өлешен – ТР Президенты һәм ТР Җәмәгать палатасы үзе тәкъдим итәргә тиеш. Тулысынча формалашкан палатаның беренче утырышы киләсе елның гыйнвар аенда ТР Дәүләт Советында узарга тиеш. Илгиз Хәйруллин сүзләренчә, бу чакырылышта халыкка билгеле булмаган исемнәр юк.
Фәрит Мөхәммәтшин бүген очрашуда яңа сайланган палата әгъзаларын аларга ышаныч күрсәтелү белән котлады. Аның сүзләренчә, хокукый-демократик дәүләт төзегәндә, Җәмәгать палатасының әһәмияте тагын да арта. Татарстан парламенты башлыгы республиканың Җәмәгать палатасы турындагы законга үзгәрешләр кертелүен, хәзер исә палатаның вәкаләтләре ике елдан өч елга кадәр озайтылуын билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бу аның әгъзаларына үз-үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Татарстан парламенты башлыгы палата вәкилләрен республиканың социаль-икътисади торышы белән таныштырып үтте, икътисади кризисны җиңеп чыгу юнәлешендә алып барылган эшләр турында бәян итте.
Фәрит Мөхәммәтшин, Җәмәгать палатасы әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, хәл ителәсе социаль мәсьәләләрнең барлыгын, аларны уңай итүнең җиңел булмаячагын белдерде. Халык белән эшләүдә игътибарлы булырга, ваемсызлык күрсәтмәскә чакырды.
Парламент башлыгы шулай ук яңа сайланган вәкилләр белән тыгыз элемтәдә эшләячәкләрен, закон проектларын тикшергәндә, теге яки бу мәсьәләнең торышы буенча эшче төркемнәрен төзегәндә аларны да җәлеп итәчәкләрен хәбәр итте. Федераль дәрәҗәдә Җәмәгать палатасына карашның җитди булуын билгеләп үтте. “ТР Җәмәгать палатасының иҗтимагый тормышта лаеклы урын алуын телибез”, - дип тәмамлады Ф. Мөхәммәтшин үз чыгышын.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100