Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ф.Мөхәммәтшин: “ТР киләчәген татарстанлыларның ихтыяр көче һәм уңышка омтылышы билгели”
Сайланган юлыбыздан лаеклы үтәргә, хокук һәм нәтиҗәле икътисадка таянып, Татарстанны үстерү өчен көчебез җиткәнне расларга тиешбез, ди ул
(Казан, 27 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Дәүләт Советы Президиумы якын арада Татарстан Гимнының сүзләрен язуга бәйге игълан итәргә җыена. Бу хакта бүген Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советының Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышында хәбәр итте. Утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды.
“ТР Дәүләт Советы утырышының бәйрәм тантаналарының кульминациясенә әйләнүе символик мәгънәгә ия. Парламент республика үсешенә зур өлеш кертә. 1938 елда ТАССР Югары Советына беренче сайлаулардан башлап, халык ышанычлылары сәяси вакыйгаларның һәрвакыт үзәгендә кайнады”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин. Аның белдерүенчә, республиканың закон чыгару органы ил белән бергә катлаулы тарихи чорлар узган. Яңа чорда ул –Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителү, аны Татарстан тарихында узган беренче Референдум нәтиҗәләре белән раслау, федераль үзәк белән Вәкаләтләр чикләрен билгеләү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турындагы шартнамә, Татарстан Конституциясен кабул итү һ.б.
Парламент рәисе тантаналы утырышта ясаган төп чыгышында ТАССР төзелүнең 90 еллыгын Татарстан һәм аның күпмилләтле халкы тарихында мөһим вакыйга буларак билгеләп үтте. “Барыбыз өчен дә 27 май Татарстан язмышында, ХХ гасырда беренче сәяси-хокукый акт кабул ителгән көн генә түгел. Бу истәлекле вакыйга меңъеллык тарихлы дәүләтчелеге булган татар милләте һәм республикада яшәүче халыклар өчен алга таба үсештә мөһим һәм кирәкле этап. Моннан тыш, ТАССР төзелү 1990 еллар башында дистәләгән еллардан соң республика кабул иткән җаваплы сәяси карарларның ышанычлы нигезе булды. Бүген, узган дистә елларга карап, дәүләти һәм сәяси адымнарның дөреслегенә инанабыз”, -дип ассызыклады ул.
Дәүләт Советы рәисе үткән 9 дистә ел эчендә туган республикабыз үсеше белән бәйле стратегик һәм тактик мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрне барлап узды. Аның ассызыклавынча, бүгенге буын өчен бу шәхесләрнең тарихтагы лаеклы урынын билгеләү гаять мөһим.
Татарстанның үз-үзен тәэмин итә алуы, андагы ныклы законнар базасы республиканы сәяси һәм икътисади яктан тотрыклы төбәк буларак үстерә. Бүген Татарстан тулай төбәк продукциясе күләме, сәнәгатьтә җитештерү, төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр буенча илдә лидерларның берсе. Республика ил күләмендә икътисадны, дәүләт идарәсен, мәгариф, фән, тышкы элемтәләр өлкәләрен модернизацияләү процессында актив катнаша. “Үзара аңлашып эшләү нәтиҗәсендә без, дәүләтнең бөтенлеген бозмыйча, милләтара татулыкны саклап, Татарстанны һәрьяклап үстерүгә ирештек. Куәтле фәнни-техник, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм кадрлар потенциалына ия булып, республика Россия Федерациясенең ышанычлы системалы нигезен тәшкил итә. Без яңа этапта куелган максатларга ышанычыбызны расларга тиеш. Яңа йөзъеллыкта республика нинди булыр, заманча Россия шартларында, глобаль системада ул нинди урын алыр? Боларның барысы да без, татарстанлыларның, ихтыяр көченнән һәм уңышка омтылышыннан тора. Сайланган юлыбыздан лаеклы үтәргә, демократиягә, хокук һәм нәтиҗәле икътисадка таянып, Татарстанны үстерү өчен көчебез җиткәнне расларга тиешбез”, -дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Соңыннан парламент рәисе ТАССР ның 90 еллыгы уңаеннан республика җитәкчелеге исеменә юлланган котлау телеграммаларын яңгыратты. Котлаулар юллаучылар арасында РФ Президенты Дмитрий Медведев, Федерация Советы рәисе Сергей Миронов, РФ Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов, ил төбәкләре башлыклары бар. Тантаналы утырыштан соң, бәйрәм концерт белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз