news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин ТР Халыклары ассамблеясы филиалларының эшен активлаштырырга чакырды

ТР Дәүләт Советы Рәисе этномәдәни мәсьәләләрне хәл итү буенча Алабуга тәҗрибәсен Татарстан буенча кулланылуы ихтимал үрнәк, дип саный

(Алабуга, 30 октябрь, “Татар–информ”, Кристина Иванова). Кичә Алабугада ТР Дәүләт Советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә Татарстан Халыклары ассамблеясы советының күчмә утырышы узды.
Республика муниципаль берәмлекләрендә ТР дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру хакында фикер алышуда Россия Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, “Алабуга муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы Илшат Гафуров, Россия Дәүләт Думасы депутаты Гөлнара Сергеева, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин һәм башка рәсми затлар катнашты. Утырыш кысаларында Алабуга районы тәҗрибәсе каралды. Биредә милли иҗтимагый берләшмәләр белән үзара бәйләнеш, этномәдәни мәсьәләләрне хәл итүдә сизелерлек тәҗрибә тупланган.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, ассамблеяның эшчәнлеге ТР дәүләт милли сәясәте концепциясен гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Татарстан Дәүләт Советы башлыгы республиканың зур шәһәрләре һәм районнарында Татарстан Халыклары ассамблеясы филиалларының эшен активлаштырырга кирәк, дип ассызыклады. “Алар активлыкларын көчәйтер дип өметләнәбез. Шулай ук Татарстан Халыклары ассаблеясы филиалларының кадрлар потенциалын көчәйтү ниятләнә”, – дип белдерде ул.
Илшат Гафуров ассамблеяның күчмә утырышы шәһәрдә Алабуга дәүләт тарихи–архитектура һәм сәнгать музей–тыюлыгының 20 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә уза, дип билгеләп үтте. Үз чиратында, Олег Морозов утырышта катнашучыларга Россия Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов исеменнән иң яхшы теләкләр җиткерде.
Олаг Морозов ассызыклап үткәнчә, Россия – күпмилләтле ил. Шуның белән бергә, РФ Дәүләт Думасы вице–спикерының сүзләренә караганда, күп милләтле Татарстан әлеге мәсьәләдә зур үзенчәлеккә ия. “Биредә күп гасырлар буе бер–берләрен үзләренең мәдәниятләре, тарихлары белән баетып, төрле милләт вәкилләре гомер кичерә. Татарстанның күп милләтлелеге үзенчәлекле – ул генетик, элек–электән килә. Татарстанлылар, шәхсән үзем өчен – бу гаять зур плюс, – диде Олег Морозов. – Безнең миссия – милләтара һәм конфессияара дөньяның гамәлдә ничек төзелергә тиешлеген башкаларга да күрсәтү”. Олег Морозов билгеләп үткәнчә, Татарстан Халыклары ассамблеясы гаять мөһим миссия үти.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Соловьева Алабуга районы мисалында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашырудагы эш тәҗрибәсен тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, Алабуга районында 20 дән артык милләт вәкиле яши. Биредә мәктәпләрдә татар телендә аралашу көннәрен үткәрү, дәресләр башланыр алдыннан Россия, Татарстан һәм Алабуга гимннарын яңгырату буенча тәҗрибә уздырыла. Алабугада шулай ук традицион рәвештә милли җәмгыятьләр көче белән әзерләнгән халыклар дуслыгы фестивале үткәрелә, телләрне өйрәнү буенча клублар эшли.
Республика парламенты рәисе этномәдәни мәсьәләләрне хәл итү буенча Алабуга тәҗрибәсен югары бәяләде һәм аны Татарстан буенча кулланылуы ихтимал үрнәк дип санарга мөмкин, дип белдерде.
ТР Дәүләт Советы башлыгы утырыш тәмамлангач үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, Татарстан – толерант республика. Әмма тынычлык һәм татулыкны саклау өчен әлеге мәсьәләләр белән көн саен шөгыльләнергә кирәк. “Кул кушырып утырмасак, нәтиҗәләре дә озак көттермәс”, – диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100