news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ф.Мөхәммәтшин торак пунктларның исемнәрен дөрес итеп бирү мәсәләсен күтәрде

Татарстанның берничә районының картографик тасвирламасы эшләнде

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары “Алексеевски муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр территорияләренең чикләрен билгеләү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проектын, “Питрәч муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр территорияләренең чикләрен билгеләү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проектын, “Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр территорияләренең чикләрен билгеләү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проектын, “Чирмешән муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр территорияләренең чикләрен билгеләү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте.
ТР Юстиция министры урынбасары Сергей Столяров аңлатып үткәнчә, әлеге закон проектлары “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” РФ Законының 85 нче маддәсе нигезендә эшләнгән. Яңа закон проектлары муниципаль берәмлекләр составындагы поселениеләрнең чикләрен, су һәм урман фондын да исәпкә алып, төгәл билгеләүне һәм картографик тасвирлауны күз алдында тота.
Закон проектларында һәр поселениенең картографик тасвирламасы бирелә. Алексеевски районында, поселениеләрнең саны – егерме, Питрәчтә - егерме ике, Спаста – унсигез, Чирмешәндә унтугызга җитә. Теге яки бу муниципаль берәмлектәге авыл җирлекләре карта-схемада ачык күрсәтелә.
С.Столяров белдергәнчә, бу закон проектлары экспертлар советында, ведомствоара координация комитетында каралган. Бәхәсле мәсьәләләр районда ук хәл ителгән.
Бүген муниципаль районнарның чикләрен ачыклаучы закон проектлары турында фикер алышканда ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин торак пунктларның атамаларын дөрес итеп бирү мәсәләсен күтәрде. С.Столяров сүзләренчә, аларның исемнәре федераль регистрда инде теркәлгән. Спикер авылларның дөрес исемнәрен федераль үзәккә дәлилләп бирүнең авыр булмавын да әйтте. Аны закон инициативасы нигезендә башкарырга мөмкин.
Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Флера Зыятдинова да үз чыгышында кайбер авыл исемнәренең язылышы белән канәгать булмавын белдерде. Ул мисалга Спас районындагы Аргамак авыл җирлегенең бүгенге көндә Аграмак дип аталуын билгеләп узды.
Фәрит Мөхәммәтшин бүген кабул ителгән закон проектларын тарихи дип бәяләде. Һәм башка районнарның чикләрен ачыклау буенча закон проектларын эшләүне тизләтүне сорады.


news_right_1
news_right_2
news_bot