news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф. Мөхәммәтшин Террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

Татарстанга хас булган тынычлык һәм диннәр арасындагы татулыкның террорчылыкка каршы куелуы ачык һәм аңлаешлы, дип саный парламент җитәкчесе

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкына Террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.

“Кадерле ватандашлар! 3 сентябрь – террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек күрсәтү көнендә бездә – республикада, бөтен Россиядәге кебек, барлык дәүләт байраклары да бераз төшереләчәк. Без сезнең белән тирән кайгыру хисе белән бер гаепсезгә һәлак булган кешеләр алдында башыбызны иябез. Алар бит әле укырга, балалар үстерергә, төзергә һәм яңа эшләр башкарырга тиеш иделәр ... Бу - Россия календарендагы иң яңа истәлекле дата – ул террорчылык дип аталган фаҗигадән сабак алыр өчен тагын бер мөмкинлек. Әлеге куркыныч күренешкә каршы көрәш бөтен гражданлык җәмгыятенең ярдәмен таләп итә”, - диелә мөрәҗәгатьтә.

“Татарстанга хас булган тынычлык һәм диннәр арасындагы татулыкның террорчылыкка каршы куелуы ачык һәм аңлаешлы. Без бу авыр җинаятьне кешенең төп хокукларын һәм ирекләрен, аның тормышка хакын һәм үзе, балалары өчен курыкмыйча яшәргә булган хакын бозу кебек кабул итәбез. Татарстанлылар беркайчан да террорчылыкны нинди дә булса милләт, мәдәният һәм дин белән тиңләштереп карамады һәм мондый омтылышларны кире кага. Без һәрвакытта күпмилләтле Ватаныбыз халыкларының гасырлык дуслыгы, бер-берсен аңлап тыныч яшәве аркасында барлыкка килгән, вакытлар белән сыналган ныклы нигезне саклап калыр өчен тырышабыз. Без бер илдә яшибез. Һәм без борчуларны һәм шатлыкларны үзебезнекенә һәм читләрнекенә бүләргә күнекмәгән”, - дип белдерә Ф.Мөхәммәтшин.
Спикер мөрәҗәгатендә: “Бүген без Россия Федерациясендәге барлык халыкларның үзенә генә хас булган, күпконфессиональ һәм төрле мәдәни үзенчәлекләргә булган хокукын саклау зарурлыгына матур сүзләр өчен генә өндәмибез. Бары тик толерантлык һәм бер-береңне хөрмәт итү безгә террорчылыкның социаль базасындагы теләсә нинди шытымнарның тамырын корытырга, аның тарафдарларының җәмгыятьтәге ярдәмгә өметләрен бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Без – миллионнар. Без, алар түгел, шәһәрләр төзибез, икмәк пешерәбез, көйләр язабыз, спортта дөнья рекордлары куябыз, туган илебезне күтәрәбез. Әйдәгез, үзебезгә тынычлыкта дус, игелекле һәм бер-беребезне аңлашып яшәргә сүз бирик. Шул вакытта гына дөньядагы явызлык - террорчылык безнең илгә хас булмас!” – дип хәбәр итә.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100