Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ф.Мөхәммәтшин: "Татэнерго"ның корпоратив патриотлыгы башка оешмалар өчен үрнәк булырлык
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе патриотлыкны үстерүгә зур игътибар бирә торган предприятиенең эшчәнлеген югары бәяләде.
(Казан, 16 март, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Татэнерго”ның корпоратив патриотлыгы башка оешмалар өчен үрнәк булырлык, дип әйтте. Бу хактагы фикерен ул бүген предприятиедә эшләүче яшьләр белән очрашуда белдерде.
Парламент җитәкчесе патриотлыкны үстерүгә, шулай ук яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирә торган предприятиенең эшчәнлеген югары бәяләде.
Уңышка ирешкән кешеләр белән очрашулар оештыру инициаторлары - предприятиенең яшь хезмәткәрләре. Алар хакимият вәкилләре белән очрашу һәм җәмгыять өчен актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу теләген белдергән. Ф.Мөхәммәтшин “Татэнерго” акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләренең чакыруын беренчеләрдән булып кабул иткән.
Республика Дәүләт Советы Рәисе эре предприятиеләрдә хезмәт итүче яшьләрнең ролен аеруча билгеләп үтте. "Эшләүче яшьләрдән, энергетиклардан, электр белән тәэмин итү буенча хезмәтләрдән башка республика яши алмый. Биредә эшләүче кешеләр безнең таянычыбыз, алар хезмәт коллективында тәрбияләнә. Сезнең алдыгызга киләчәк өчен бурычлар куябыз", - дип әйтте ул.
Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый парламентына, Татарстан Яшьләр хөкүмәте, студентлар бергәлекләре, шулай ук эшләүче яшьләр арасындагы активистларга үз сафларына күбрәк кешеләрне җәлеп итәргә кирәк, дип саный Ф.Мөхәммәтшин.
Очрашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин үзенең тормыш юлы турында сөйләде. Төрле сорауларга да җавап бирде. Җыелган яшьләр Казанда чүп яндыру заводы, Мәскәү-Казан тизйөрешле магистраль, парламент эшчәнлеге, Мөхәммәтшинның уңышлы сәясәтче булуы серләре белән кызыксынды.
Фәрит Мөхәммәтшин сәүдә министры, Премьер-министр, парламент башлыгы булырмын, дип беркайчан да уйламаган. Ул бар эшне дә 100 процент җиренә җиткереп эшләү гадәте горизонтларын киңәйтергә, югары вазифаларга билгеләнергә ярдәм иткәнен әйтте. Парламент рәисе яшьләрне актив, җәмгыятькә файдалы булырга тырышырга, төрле проектларда катнашырга өндәде.
Очрашу азагында "Татэнерго" хезмәткәрләре Фәрит Мөхәммәтшинга футбол тубы бүләк итте. Ул, үз чиратында, очрашуны оештыручыларга уңышлар теләде, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз