news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин Татарстанда волейбол үсешен балалар спорт мәктәбеннән башларга кирәк диде

Утырыш барышында Фәрит Мөхәммәтшин иминият мәсьәләләренә беренчел игътибарны бирергә кирәклеген әйтте.

Ф.Мөхәммәтшин Татарстанда волейбол үсешен балалар спорт мәктәбеннән башларга кирәк диде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда волейбол үсешен балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәпләреннән башларга кирәк диде. Бу фикерен ул "Санкт-Петербург" волебол үзәгендә узган Татарстан Волейбол Федерациясе президиумы утырышында белдерде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин республикада волейбол үсешенең күпюнәлешле булуын ассызыклады. Эшне балалар өчен спорт мәктәпләреннән башларга кирәклеген әйтте. "Тренерлар үзләренең кирәклеген тойса, җитәрлек хезмәт хакы алса, алар перспективалы балалар җыярга теләр иде. Бу бу балалар киләчәктә илнең иң яхшы клубларында уйнар", - диде ул.

Президиум утырышы барышында 2022 елга кадәр республикада волейбол үсеше турында сөйләштеләр. Үсеш концепциясе 2017 ел йомгаклары буенча федерация киңәшмәсендә март азагында күрсәтелгән иде. Татарстан Волейбол федерациясенең студентлар волейболы комитеты рәисе  Эдуард Можаев концепциянең төп структурасы һәм положениелары төзелгән диде.

Мөхәммәтшин концепцияне төзеп бетергәч, аны гамәлгә ашыру һәм мониторинг буенча юл картасы булдыруны искә төшерде. Утырыш барышында Фәрит Мөхәммәтшин иминият мәсьәләләренә беренчел игътибарны бирергә кирәклеген әйтте.

Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе рәхмәт хатларын "Динамо-Академия-УОР" хатын-кызлар командасы тренерларына апшырдылар. Алар яшьләр командалары арасында Россия чемпионаты призерлары булды. Рәхмәт хатлары белән Казан Энергетика көллияте яшүсмерләре командасы тренерын да бүләкләделәр.

Рәсми өлештән соң, Дәүләт Советы рәисе "Динамо-Казан" һәм "Динамо" (Мәскәү) хатын-кызлар волейбол командалары матчын карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100