Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ф. Мөхәммәтшин "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең 2015 елда ТР башлыгын сайлауда кемне яклаячагын әйтте
ТР Дәүләт Советы спикеры сүзләренчә, иҗтимагый хәрәкәт 2015 елгы сайлау кампанияләрендә актив катнашырга тиеш
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте ТР да 2015 елда узачак муниципаль сайлауларда актив катнашырга тиеш. Бу хакта республика Дәүләт Советы спикеры, "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәрәкәтнең сәяси советы утырышында чыгыш ясаган вакытта белдерде.
Республика парламенты спикеры ассызыклаганча, иҗтимагый хәрәкәтләргә муниципаль дәрәҗә сайлауларда үз кандидатларын күрсәтү хокукы федераль закон белән бирелгән. Ә төбәк дәрәҗәсендәге сайлауларда бары сәяси партия вәкилләре генә катнаша ала. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, "Татарстан - яңа гасыр" әлеге хокуктан файдаланачак. "Без республикабыз җирлекләре, районнары дәрәҗәсендә үзебезнең вәкилләр санын киметә алмыйбыз. Бу муниципалитетлар хакимиятен уңышлы формалаштыруны тәэмин итү буенча бик җитди бурыч", - дип ассызыклады хәрәкәт лидеры.
Ф. Мөхәммәтшин сүзләренчә, тагын бер төп бурыч - "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең ТР Президентын сайлауларда актив катнашуы, ул да 2015 елга билгеләнгән. "Без шулай ук үзебезнең гамәлләр программасын эшлибез. Биредә республика лидеры итеп, алдагы 5 елда ихтималлыгы югары булган икътисади проблема нәтиҗәләрен киметә алырлык кешене сайлар өчен, "Бердәм Россия" һәм башка сәяси партияләр белән актив хезмәттәшлек итәчәкбез. Без моның өстендә җитди эшләргә җыенабыз", - диде ТР Дәүләт Советы спикеры.
Фәрит Мөхәммәтшин республика башлыгын сайлауда "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте яклаячак кандидатура Рөстәм Миңнеханов булачагына ышанычын белдерде. "Һичшиксез, Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов, минемчә, һәм сез хуплаган очракта, бу сайлау кампаниясендә күрсәтелергә тиеш", - диде Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый хәрәкәт активына мөрәҗәгать итеп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз