news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ф.Мөхәммәтшин: “Татарстан –яңа гасыр” хәрәкәтенә сайлау кампаниясен актив үткәрергә кирәк"
Татарстанда 2010 елның октябрь аенда 998 җирле үзидарә органында 10 меңгә якын депутат сайланачак
Скопировать ссылку
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Татарстан – яңа гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы утырышы узды. Утырышны “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте сәяси советы рәисе – Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Утырышта якынлашып килүче муниципаль сайлаулар алдыннан “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте каршында торган бурычлар хакында фикер алышынды. Утырышта катнашучылар шулай ук иҗтимагый оешмаларның патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше һәм Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек хакында фикер алышты.
Фәрит Мөхәммәтшин үз докладында билгеләп үткәнчә, 2010 елның октябрь аенда 998 җирле үзидарә органында 10 меңгә якын депутат сайланачак. 100 меңнән артык кеше яшәгән Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә беренче тапкыр депутатларның 50 проценты партия исемлекләре буенча сайланачак. Сайлауларга әзерлек планнары расланырга, кандидатларның кадрлар составы формалаштырылырга тиеш.
ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәтенә сайлау кампаниясен актив үткәрергә кирәк. “Бердәм Россия” партиясе белән ышанычлы берлекне саклау зарур.
Утырыш тәмамланганнан соң Фәрит Мөхәммәтшин гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә биргән интервьюсында билгеләп үткәнчә, “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте үзенең унъеллык тарихында республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашты. 2010 ел – үзенчәлекле, әһәмиятле вакыйгаларга аеруча бай. Бөек Җиңүнең – 65, ТАССР оешуның 90 еллыгы, Бөтенроссия халык санын алу һәм муниципаль хакимият органнарына сайлаулар – әнә шундыйлардан.
“Әлеге зур сәяси вакыйгалар буенча бурычлар куйганда, мин депутатлар корпусында да безнең хәрәкәт вәкилләре булсын, ветераннар игътибарны тойсын өчен “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте җирле бүлекләре һәм башкарма комитетлары эшчәнлеген активлаштырырга чакырып мөрәҗәгать иттем”, - дип белдерде парламент спикеры.
Аның сүзләренә караганда, бүген сәяси совет утырышында тыл хезмәтчәннәренә, мәктәпләрдә сугышчан дан музейларын саклауга, эзтабарлар эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелгән. Әлеге мәсьәләләр буенча республиканың тиешле министрлык һәм ведомстволарына хатлар әзерләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot