Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ф.Мөхәммәтшин: Татар морзалары – татар халкы тарихының әһәмиятле өлеше
Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый оешмалар, аерым алганда Мәҗлес эшчәнлегенә карата дәүләтнең игътибарын арттыру идеясен хуплады.
(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татар морзаларын татар халкы тарихының әһәмиятле өлеше дип исәпли. Бу фикерен ул 19 сентябрьдә Татар морзалары мәҗлесе вәкилләре белән очрашуда әйтте. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда татар нәселләренең гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм торгызу буенча фикер алыштылар.
Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый оешмалар, аерым алганда Мәҗлес эшчәнлегенә карата дәүләтнең игътибарын арттыру идеясен хуплады. “Морзалар – татар халкы тарихының әһәмиятле өлеше, - диде ул. – Без моны игътибарсыз калдырырга тиеш түгел, оешманың дәүләт органнары белән эшчәнлеген үстерү мөһим. Ләкин Мәҗлескә активлык җитеп бетми. Бу иҗтимагый оешмага көч кертү өчен аның нәтиҗәле булуын күрсәтергә кирәк".
Татар моразалары мәҗлесе башлыгы Булат Яушев һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев республика парламенты башлыгын оешма эшчәнлеге белән таныштырды.
- Мәҗлес 2006 елда Татарстанда рәсми теркәлгән. Хәзерге вакытта анда 42 борынгы нәселнең 300 артык вәкиле исәпләнә.
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, Мәҗлес телне саклау һәм милли мәгарифне үстерүгә кагылышлы күп мәсьәләләрдә итүдә ярдәм итәргә мөмкин, диде.
- Морзалар – татар дворяннары. Татар морзалары мәҗлесенең (җыелышы) максаты: гаиләләрдә һәм халыкның тарих хәтерендә катлауларның гореф-гадәтләрен саклау, җәмгыятьтә иҗтимагый җаваплы тәртип булдыру, меценатлык һәм хәйриячелек традицияләрен пропагандалау.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз