news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ф.Мөхәммәтшин: “ТАНЕКО” проектының Татарстан икътисады перспективалары өчен әһәмияте зур”

Татарстан парламентарийлары Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексын төзү эшләренең барышы белән танышты

(Түбән Кама, 17 февраль, “Татар–информ”, Әнвәр Маликов). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Түбән Камада күчмә утырыш үткәрде. “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” проектын гамәлгә ашыруның барышы белән танышу утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә булды. Эш сәфәре барышында парламент Президиумы әгъзалары “ТАНЕКО”ның төзелә торган объектлары, Түбән Камадагы төзүчеләр һәм комплексның булачак хезмәткәрләре өчен сафка бастырылган торак комплекслар белән танышты.
Утырыш темасының әһәмиятенә ачыклык кертеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, бу моңарчы күрелмәгән темплар белән гамәлгә ашырылучы “гасыр проекты”. Аның республика икътисады перспективалары өчен әһәмияте зур. Барлык критерийлар буенча заманча комплекс төзү Татарстанда нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармаган үстерүдә яңа этап булачак. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларны тулыландыру һәм социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен яңа мөмкинлекләр туачак. Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, республика парламенты бу җәһәттән закон чыгару эшчәнлегенә төзәтмәләр кертү өчен (аерым алганда, Түбән Кама районы масштабында халык мәшгульлеге, экология, социаль мәсьәләләр буенча) проектны гамәлгә ашыру барышын исәпкә алырга тиеш.
Эре предприятиеләрдә күчмә утырышлар алга таба да үткәреләчәк, диде ТР парламенты җитәкчесе.
Утырышта чыгыш ясаган Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин депутатларга төбәкнең социаль һәм икътисади хәле турында мәгълүмат бирде. Шәһәр предприятиеләре икътисади кризисның нәтиҗәләрен тойса да, бирешмәде, өстәвенә яңа производстволар да ачыла. Социаль киеренкелекне, шул исәптән, “ТАНЕКО” төзелеше нәтиҗәсендә булдырмый калуга ирешелде. Айдар Метшин октябрь аенда комплексның тәүге комплексы – нефть эшкәртү заводын эшләтеп җибәрүне агымдагы елның төп вакыйгасы дип атады. Тулаем алганда, проектны гамәлгә ашыру төбәктәге төп социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, диде А.Метшин.
“ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов утырышта катнашучыларны проектның төп параметрлары белән таныштырды. Әлеге проект 2004–2008 елларга исәпләнгән ТР Нефть һәм газ химиясе комплексын үстерү республика программасы кысаларында һәм 2005 елда кабул ителгән ТР Куркынычсызлык советы карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Комплекс составында бер–берсе белән үзара бәйле өч заводны (нефть эшкәртү заводы, нефтьне тирәнтен эшкәртү заводы һәм нефть химиясе заводы) этаплап төзү күздә тотыла, алар 18 төрдәге продукция эшләп чыгарачак.
Проектны гамәлгә ашыру экспортка чыгарылучы нефтьнең сыйфатын арттырырга, экспорт нефтен нефть продуктлары экспортына алшытырырга мөмкинлек бирәчәк, бу исә барлык дәрәҗәдәге бюджетларга өстәмә акчалар керәчәк дигән сүз.
“Камаглавстрой” идарәче компаниясе” ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Валерий Самилов төзелешнең барышы хакында сөйләде. Ул депутатларның эш барышында калкып чыккан проблемаларны хәл итүгә кагылышлы сорауларына җавап бирде.
“Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов искәрткәнчә, мондый киң колачлы инновацион проектларны гамәлгә ашыру дәүләт ягыннан стимуллаштыруга мохтаҗ. Ник дигәндә, алга куелган бурычны үтәү өчен компания тарафыннан зур күләмдә финанслар җәлеп ителә, бер уңайдан социаль мәсьәләләр дә хәл ителә. Аерым алганда, төзүчеләр һәм комплекс хезмәткәрләре өчен гомуми мәйданы 150 мең квадрат метр тәшкил иткән торак сафка бастырыла.
Фәрит Мөхәммәтшин “Татнефть” башлыгының фикерен хуплады, элегрәк мондый зур объектларның илнең сәяси җитәкчелеге карары нигезендә төзелүен ассызыклады. ТР парламенты җитәкчесе фикеренчә, проект уңышлы гамәлгә ашырыла, финанслауда тоткарлыклар юк, “ТАНЕКО” идарәче компаниясе булдырылган, подряд оешмалары тулысынча комплектлаштырылган. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен республика уку йортлары потенциалын мөмкин кадәр тулырак файдаланырга кирәк.
Утырышта шулай ук республика парламентының агымдагы эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр дә каралды. Соңыннан утырышта катнашучылар Түбән Каманың кайбер социаль объектларында булды.


news_right_1
news_right_2
news_bot