news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин суд карарларын башкару нәтиҗәлелеген үтәү проекты җитәкчесе белән очрашты

Ф.Мөхәммәтшин безнең илдә суд карарларын үтәү нәтиҗәлелеген күтәрү проектын гамәлгә ашыруга зур игътибар бирүен билгеләп үтте

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген республика парламентында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Россия Федерациясендә суд карарларын үтәү нәтиҗәлелеген күтәрү” проектының җитәкчесе Ксавье Баре әфәнде идарәсендәге эшче төркем әгъзалары белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
Фикер алышу вакытында Фәрит Мөхәммәтшин безнең илдә суд карарларын үтәү нәтиҗәлелеген күтәрү проектын гамәлгә ашыруга зур игътибар бирүен билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта Татарстанда 1 миллионга якын суд карары кабул ителгән, аларны үтәргә кирәк, - дип белдерде парламент җитәкчесе. – 3,8 миллион кеше яши торган республика өчен бу зур сан. Шул ук вакытта башкаручылар саны зур түгел, шуңа күрә суд карарларын үтәү сыйфаты мактарлык түгел”.
Проектның эшче төркеменә һәрьяклап ярдәм итү булачак, дип ышандырды Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән. “Сезнең эшегез гадел хөкем чыгарырга ярдәм итәр һәм суд карарлары закон билгеләнгән вакытта үтәлер дип өметләнәм”, - дип ассызыклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100