Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ф.Мөхәммәтшин: Страсбургта Универсиаданы тәкъдим итү “Татарстан” брендын танып белүчеләрне арттырды
ТР ДС Рәисе, АС Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе Конгресс бюросының чираттагы утырышында катнашты
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Бүген Страсбургта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе Конгресс бюросының чираттагы утырышында катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләренә актуаль мәсьәләләр комитеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин Россия делегациясе исеменнән бюро һәм конгресска РФ дә җирле һәм төбәк демократиясен үстерүгә бирелә торган игътибар өчен рәхмәт белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшинның конгресс буенча хезмәттәшләре узган сессиядә истә кала һәм кызыклы вакыйга буларак Бөтендөнья җәйге универсиадасын мультимедия форматында тәкъдим итү белән Татарстан көннәрен үткәрү булды дип атадылар.
Татарстан парламенты җитәкчесе конгресска Россия төбәкләре белән актив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм узган чара Казанны Россиянең һәм Ауропаның һәм Татарстанның спорт башкаласы буларак алга этәрү мөмкинлеге бирде. Страсбургта Универсиаданы тәкъдим итү “Татарстан” брендын танып белүчеләрне арттырды”, - дип ассызыклады ул.
Бюро утырышында гомумауропа форумының март сессиясенә нәтиҗә ясалды, комитетлар эше, шулай ук эшчәнлек юнәлешләре буенча фикер алыштылар, агымдагы елның октябренә планлаштырылган конгрессның чираттагы, 25 нче сессиягә әзерлек барышы каралды, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз