news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ф.Мөхәммәтшин Страсбургта “Азчылык телләре: төбәк үсеше активы” дигән доклад сөйләде
Аның инануынча, яшь буынны ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә тугрылык рухында тәрбияләү теләсә кайсы милләтнең үзбилгеләнүендә төп нигез булып тора
Скопировать ссылку
(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ауропа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Төбәкләр палатасының Мәдәният һәм мәгариф комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа форумында катнашучылар алдында “Азчылык телләре: төбәк үсеше активы” дигән доклад белән чыгыш ясады. Палата әгъзалары Татарстан спикеры докладында бәян ителгән тәкъдим һәм нәтиҗәләрне актив рәвештә хуплады.
Докладта билгеләп үтелгәнчә, соңгы ике ел дәвамында Конгресс кысаларында төбәк һәм милли азчылык телләре Ауропа хартиясен киң җәелдерүгә бәйле тема буенча актив фикер алышулар узган. Пленар утырыш, конференция һәм семинарлар барышында төрле илләрдә яшәп килгән проблемаларга мониторинг үткәрү мәсьәләләре каралган. Хәзерге вакытта, Ф.Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, гамәли яссылыкка хартия бурычларын гамәлгә ашыру проблемасы чыгарыла.
Татарстан парламенты башлыгы ассызыклап үткәнчә, телләрнең күптөрлелеге милли телләрне яңадан торгызу һәм үстерү өчен уникаль мөмкинлекләр ача, милләтара һәм конфессияара тотрыклылыкны сакларга һәм ныгытырга мөмкинлек бирә.
Ф.Мөхәммәтшинның инануынча, халыкларның этномәдәни бердәйлеген, аларның туган телләрен, милли мәгариф системасын, үзенчәлекле мәдәниятен саклау, шулай ук яшь буынны ата-бабаларыбызның традицияләре һәм гореф-гадәтләренә тугрылык рухында тәрбияләү теләсә кайсы милләтнең үзбилгеләнүендә төп нигез булып тора.
Кызганычка күрә, Татарстан парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, Россиядә хартия әлегә ратификацияләнмәгән. Безнең өчен әлеге документны ратификацияләүнең кыенлыгы шунда, хартия Россия Федерациясе кебек күп милләтле дәүләтнең мәнфәгатьләрен тулысынча исәпкә алмый. Әмма хәзерге вакытта Аропа Советы инициативасы буенча Россиядә хартияне җәелдерү һәм аны күпмилләтле Россия шартларына җайлаштыру буенча өч еллык программа эшли.
Ф.Мөхәммәтшин төбәк палаталары әгъзаларын 2009 елда Ауропа Советы тарафыннан Россия Федерациясе Төбәкләр үсеше министрлыгы белән берлектә эшләнгән милли азчылыкларның телләрен, мәдәниятен, гаммәви мәгълүмат чараларын һәм гражданлык җәмгыятен үстерү буенча эксклюзив программаны гамәлгә ашыруның барышы белән таныштырды.
Хәзерге вакытта Ауропа Советында Татарстанның Россия төбәкләре мәгариф өлкәсендә татар телен саклау һәм үстерүгә бәйле тәкъдиме карала. Бу процесс шактый катлаулы булса да, әлеге тәкъдимнең бер өлеше исәпкә алыныр һәм Ауропа программалары контекстында гамәлгә ашырылыр дигән ышаныч бар.
Фикер алышу төгәлләнгәч, Конгрессның йомгаклау резолюциясе һәм тәкъдимнәре кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2