news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ф.Мөхәммәтшин Страсбургта Актуаль мәсьәләләр буенча комитет утырышында катнаша

Көн үзәгенә берничә актуаль мәсьәлә куелачак

  (Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин Комитет утырышында катнашу өчен Страсбургка килде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы Аппаратының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге.
Көн үзәгенә икътисади кризисның җирле һәм төбәк хакимиятенә йогынтысы, гарәп илләрендә агымдагы үзгәрешләр, яшьләрнең иҗтимагый-сәяси тормышта катнашуын активлаштыру кебек актуаль мәсьәләләр куелачак. Комитет әгъзалары дөньяви сәясәттә һәм икътисадта агымдагы вакыйгалар буенча фикер алышачак һәм эшчәнлектә өстенлекле юнәлешләрне билгеләячәк.
Искәртеп узабыз, Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты ныклы үсеш, мәдәниятара элемтә мәсьәләләрен карый. Структураның төп бурычы – кризис вәзгыятьләренә үз вакытында йогынты ясау, урыннарда идарә итүне камилләштерү, кеше хокукларын гамәлгә кую формалары һәм механизмнары, җирле һәм төбәк демократиясен үстерү буенча төгәл тәкъдимнәр белдерү.

news_right_1
news_right_2
news_bot