news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин “Россиядә һәм чит илләрдә ислам белеме” халыкара конференциясендә катнаша

Җыенда профессиональ ислам белеме бирү системасын һәм Россиядә тарих һәм ислам мәдәнияты өлкәсендәге максатчан дәүләт программаларын үстерү перспективалары турында фикер алышу көтелә

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Россия ислам университеты Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы Мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре буенча ислам оешмасы эгидасы белән берлектә оештырылган “Россиядә һәм чит илләрдә ислам белеме” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциянең ачылышында катнаша. Конференциядә Мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре буенча ислам оешмасы генераль директоры Абдулгазиз Осман әл-Твәйҗри катнаша. Бу хакта Татарстан парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.


Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетыннан алынган мәгълүматларга караганда, җыенда профессиональ ислам белеме бирү системасын һәм Россиядә тарих һәм ислам мәдәнияты өлкәсендәге максатчан дәүләт программаларын үстерү перспективалары турында фикер алышу көтелә. Бигрәк тә ислам белеме бирә торган уку йортларының халыкара хезмәттәшлеге, аларның дөньякүләм мәгариф җирлегенә керү мәсьәләләре кызыклы булачак.


Конфенциядә Россия, БДБ һәм ерак чит илләр ислам һәм дәүләт уку йортлары, шулай ук Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы Мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре буенча ислам оешмасы һәм Ислам дөньясы университетлары федерациясе җитәкчеләре, фән, мәдәният, мәгариф эшлеклеләре катнаша. Конференция Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100