news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ф.Мөхәммәтшин:“РФ Мәгариф министрлыгы тәкъдим итә торган стандартлар эченә керергә тиешбез

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу вакытында журналистлар федераль белем бирү стандартына милли-төбәк компонентын кайтару буенча республика депутатларының алга таба эш-хәрәкәтләре белән кызыксынды

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу вакытында журналистлар федераль белем бирү стандартына милли-төбәк компонентын кайтару буенча республика депутатларының алга таба эш-хәрәкәтләре белән кызыксынды.

Фәрит Мөхәммәтшин, бу сорауга җавап биреп, ТР Дәүләт Советының бу мәсьәлә буенча РФ Дәүләт Думасына закон инициативасын юллауларын, әмма аның беренчел вариантта кабул ителү мөмкинлегенең көннән-кими баруын билгеләп үтте. “Миңа калса, безгә башка юл белән барырга кирәк. Без яңа тактика булдырдык: закон инициативасы өстендә эшләүне дәвам итәбез”, - диде ул. Парламент башлыгы сүзләренчә, Татарстан тарафыннан бу өлкәдә белдерелгән үтенечне кире каккан очракта, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин булыр иде. “Субъектның закон инициативасын ярты ел буе бу рәвештә тоту, эшче төркеме төзеп, аны карамау дөрес түгел”, - дип саный Ф.Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты башлыгы хәбәр иткәнчә, стандартлар урынына хәзер белем бирү программасы бар. “Монда бу бурычларны хәл итү мөмкинлеге бар. Шул исәптән, аерым предметларны милли телләрдә укыту мәсьәләсен дә. Нәтиҗәдә ахыргы этапта Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру проблемасы киртә булып баса. Кайсы мәктәпне нинди телдә укып тәмамлауга карамастан, рус теле һәм математикадан имтиханны рус телендә тапшырырга кирәк. Мин моны шулай ук дөрес дип саныйм. Әгәр без Россиядә яшибез һәм рус теле дәүләт теле икән, нинди генә ерак авыл булмасын, син рус телен дә белергә тиешсең”, - дип белдерде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, ул соңгы арада РФ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Исаак Калина белән консультацияләр уздырган. Бер сәгать дәвамында алар милли телләрне укыту буенча компромисслы юллар турында фикер алышкан. Ф.Мөхәммәтшин шулай ук Федераль мәгарифне үстерү институтының Милли белем бирү проблемалары үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко белән дә очрашкан. Билгеле булганча, О.Артеменко узган ел Казанда федераль белем бирү стандартын формалаштыру буенча узган киңәшмәдә ТР Президенты белән бәхәскә кереп, Минтимер Шәймиев аңа безнең милли телләрнең икенче урында булуыннан, туган телне дәрестән тыш вакытта подвалларда өйрәнергә риза түгеллегебезне әйткән иде. Фәрит Мөхәммәтшин О.Артеменко белән Мәскәүдә үткән сөйләшү вакытында “милли телләрне оныту мөмкин түгел” дигән фикер аңлау тапканлыгын билгеләп үтте.

“Без РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә торган стандартлар эченә керергә тиешбез. Анда милли телләрне өйрәнү әлегә 9 нчы сыйныфка кадәр бара. Без шуның өстендә эшләүне дәвам итәбез, - дип җавап бирде Ф. Мөхәммәтшин.

Бүген очрашуда шулай ук журналистлар яңа чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары эшчәнлеге, илнең сәяси системасын яңарту, сайлауга кагылышлы законнарга кертелгән яңалыклар, республикада Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 ел тулуны билгеләп үтү, муниципаль сайлауларны уздыры, бөтенроссия халык санын алуда катнашу, күппартиялелек һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сорауларын бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде. “Дөрес юлны бергәләп эзлибез. Бу эшне халыкка күрсәтергә кирәк. Сезнең әйткән сүзегезне халык көтеп ала. Мин һәрвакыт сезнең ярдәмне тоям”, - дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot