news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ф.Мөхәммәтшин РФ Федерация Советы карамагындагы Берләштерелгән комиссия утырышында катнаша

Комиссиянең көн тәртибенә милләтләр арасындагы ызгыш-талаш кебек күренешләргә каршылык күрсәтүдә дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте инстит

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФҖ Федерация Советы карамагындагы Милли сәясәт һәм дәүләт һәм дини берләшмәләр мөнәсәбәтләре буенча Берләштерелгән комиссиянең чираттагы утырышында катнаша. Фәрит Мөхәммәтшин Берләштерелгән комиссия әгъзасы булып тора.

Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, комиссиянең көн тәртибенә милләтләр арасындагы ызгыш-талаш кебек күренешләргә каршылык күрсәтүдә дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте институтлары бәйләнешләре мәсьәләләре чыгарыла.

Утырышны РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Сергей Миронов алып бара. Фикер алышуга РФ Генераль прокуратурасы, РФ Иҗтимагый палатасы, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты, РФ Юстиция министрлыгы, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы вәкилләре, экспертлар чакырулы.

news_right_1
news_right_2
news_bot