Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ф.Мөхәммәтшин республиканың иң өлкән депутатларының берсенә мактау билгесе тапшырды
Югары дәрәҗәдәге бүләкне тапшыру карары дүшәмбе парламент Президиумы утырышында кабул ителде.
(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Югары Советының биш чакырылыш депутаты 91 яшьлек Әбдерәхим Мортазинга “Парламентаризмны үстерүгә өлеш керткәне өчен” мактау билгесен тапшырды. Бу турыда ТР парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР парламенты рәисе Биектауда ветеранның йортында лаеклы бүләген тапшырды һәм аның Биектау районын һәм республиканы үстерүдә сизелерлек өлеш кертүен әйтте. "Минтимер Шәймиев белән Рөстәм Миңнеханов та сезгә республиканы үстерүдә куйган хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен тапшыруны сорадылар”, - диде ул.
Югары дәрәҗәдәге бүләкне тапшыру карары дүшәмбе парламент Президиумы утырышында кабул ителде. 1965 - 1988 елларда Биектау районы җитәкчесе булып эшләгән Әбдерәхим Мортазин Татарстан Югары Советының 80 еллыгы уңаеннан мактау билгесе тапшырылган республика парламенты җиде ветеранының берсе булды.
Татарстан Югары Советының 80 еллыгы – Татарстан парламентаризм тарихында истәлекле чор, чөнки нәкъ 80 ел элек республикада беренче демократик сайлаулар узды һәм Татарстанның күпмилләтле халкы мәнфәгатьләрен кайгыртучы беренче чакырылыш Югары Советы органы формалаштырылды.
Бу датага багышланган тантаналы чара 20 ноябрьдә Кәрим Тинчурин театрында узачак. Тантаналы җыелышта катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламлиячәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин доклад белән чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз