news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Мөхәммәтшин:“Республика бүгенге Президенты, Хөкүмәте, Дәүләт Советы белән нәтиҗәле эшли

Журналистларны бигрәк тә Татарстан Президентлыгына кандидатуралар тәкъдим ителү, алар арасында ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинның да булуына кагылышлы сораулар кызыксындырды

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент эшчәнлеген яктыртучы журналистларны 2009 ел йомгаклары белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Журналистларны бигрәк тә Татарстан Президентлыгына кандидатуралар тәкъдим ителү, алар арасында ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинның да булуына кагылышлы сораулар кызыксындырды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе бу сорауларга җавап биреп: “Россия законнары нигезендә, Татарстан Президентының 25 мартта вәкаләтләре вакыты чыга. Шуның өчен, закон буенча, субъектларда сайлауларда җиңгән партия федераль үзәккә 100 көн кала тәкъдим белән чыгарга тиеш. Ә алар, бу исемлекне раслап, РФ Президентына тәкъдим итәргә тиешләр. Мин инде берничә тапкыр Мәскәүгә барып кайттым. Без үзебезнең Сәяси совет әгъзалары белән дә киңәшләшеп алдык. Безгә ниндидер яңалык кирәкми, республика авыр чорда бүгенге Президенты, бүгенге Хөкүмәте һәм бүгенге Дәүләт Советы белән нәтиҗәле эшли дигән фикергә килдек.

Һәм мин шушы 3 кандидатураны тәкъдим иттем. Алфавит буенча беренче булып - Рөстәм Миңнеханов, аннан – мин, аннан соң ТР Президенты Минтимер Шәймиев бара. Әйтик, беребезне генә кертмәсәк тә, ул кешегә ышаныч күрсәтмәү кебек килеп чыга. Шуңа күрә без “команда белән барабыз, халыкка безгә ышаныч күрсәтә, шуңа күрә бу тәкъдимнәрне бирәбез”, дип әйттек”, - диде.

Ул, шулай ук, сүзен дәвам итеп: “Мин кандидатуралар буенча чыгыш ясаганда: “Нигә бу исемлектә рус милләтендәге бер кешене дә күрсәтмәдегез, әллә сездә бер дә руслар юкмы?” - дип сорадылар. Мин: “Бар. Әмма безнең Конституциядә ТР Президентына кандидатлыкка бара торган кеше ике дәүләт телен дә белергә тиеш. Шуның өчен минем татар телен яхшы белмәгән рус кешесен күрсәтергә хокукым юк”, - дидем. Алар: “Без үзебез кертә алабыз”, - диләр. Мин аларның да хокуклары юклыгын әйттем. “Нигә шулай? - дип сорадылар. Мин: “Безнең Россия Федерациясе белән ике арада төзелгән Шартнамә федераль закон булып кабул ителде. Анда “федераль закон нигезендә, Татарстан Президенты ике дәүләт телен дә белергә тиеш” дип язылган. Мин, шул сәбәпле, татар телен белмәгән рус кешесен кертмәвебезне әйттем. Алар: “Татарстанда ике дәүләт телен дә камил белгән бер генә рус кешесе дә юкмыни соң?” - дип сорадылар. Мин үзем белгән берничә фамилияне атадым. Һәм аларның яхшы Президент булуына ышанып бетмәвемне әйттем”, - дип җаваплады.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, РФ Президенты шушы 3 кандидатурадан берсен алып, ТР Президенты вазыйфасына тәкъдим итсә, ТР парламенты аны раслаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100