news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ф.Мөхәммәтшин: “Прокуратура республика икътисадын тотрыкландыруга зур өлеш кертте"
ТР прокуратурасында тантаналы җыелыш узды
Скопировать ссылку
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Кичә Прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен һәм Россия прокуратурасы органнары барлыкка килүгә 288 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Прокуратура хезмәткәрләрен котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР буенча Баш федераль инспектор Марсел Галимәрдәнов, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар килде.
ТР Прокуроры Кафил Әмиров хезмәттәшләрен котлап, узган ел җиңел булмады, әмма билгеле уңышларга ирештек дип билгеләп үтте. Ул хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде. “Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев безнең эшне уңай бәяләде”, - дип ассызыклады ул.
РФ прокуратурасы каршындагы тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Киршин да хезмәттәшләрен һәм бу хезмәт ветераннарын котлады. “Безнең идарә эшчәнлегенә ике ел гына булуга карамастан без аягыбызда нык басып торабыз һәм билгеләнгән бурычларны төгәл үтибез”, - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Прокуратура органнары республиканың хокук саклау органнары белән бергә узган ел барыбыз да дөньяви финанс кризисы йогынтысын татыган авыр шартларда республика икътисадын тотрыкландыруга, төрле милек формасындагы предприятиеләрдә хезмәт коллективлары эше өчен шартлар булдыруда зур өлеш кертте”, - диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе прокуратураның Хөкүмәт һәм җирле хакимият белән бергә хезмәт хаклары түләүгә кагылышлы гражданнар хокукларын яклау буенча зур эш башкару ролен билгеләп үтте.
РФ прокуратурасы каршындагы тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең эшчәнлегенә килгәндә, идарә әкренләп үз эшен җайга сала. “Бу формалашу чоры нәтиҗәле булуын һәм тикшерү органнарының республиканың барлык хокук саклау органнары белән бергә эшләвен телибез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советы Рәисе прокуратура хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, уңышлар теләде. Аннары республика прокуратурасының һәм РФ прокуратурасы каршындагы тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең кайбер хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре һәм Дәүләт Советы, Республика Хөкүмәте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Указы нигезендә ТР прокуратурасының бүлек башлыгы Айдар Шакировка, ТР Саба районы прокуроры Миңнемулла Нәҗиповка, Яшел Үзән шәһәре прокуроры урынбасары Нурия Хәмидуллинага, өлкән прокурор-криминалист Александр Мещановка “ТРның атказанган юристы” Мактаулы исеме бирелде.
Махсус режимлы объектларда закон үтәлешен күзәтү буенча Казан прокуроры Сергей Старостин “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.
Илсур Метшин Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләрдән тыш ТР прокуроры һәм РФ прокуратурасы каршындагы тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенә Казанда фатир алу өчен ике сертификат бүләк итте. Әлеге сертификатлар ике иң яхшы хезмәткәргә тапшырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2